Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Веселые старты
Опубликовано: 15.04.2019Күңелле стартлар
12 нче апрель көнне Матюшино урта мәктәбенең балалар һәм ата-аналар командасы Куралово урта мәктәбендә узган «Күңелле стартлар» район ярышларында катнашты. Программа шактый бай булды. Командаларга йөгерү, сикерү, баскетбол тубын алып бару һәм башка бик күп кызыклы бәйгеләр тәкъдим ителде, анда балалар һәм ата-аналар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм бик борчылдылар.
Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар әйләнә-тирәдә барган хәлләрне сизми дә калдылар. Барысы да финишка беренче килергә тырыштылар. Безнең команда район ярышларында катнашучы булып чыкты. Балалар әти-әниләренең бергә катнашуыннан бәхетле булдылар! Афәрин!
Ә бәхетле балаларның күзләре - барлык оештыручыларга иң яхшы бүләк.
К списку новостей












