• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Верхнеуслонский
  • Школы
  • МБОУ «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының "Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1
Телефон: +7(843)-793-03-56
E-Mail: Smat.Vus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Матюшинская СОШ"
Руководитель: Шарафеева Римма Анваровна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 46
У нас учат: 14

Новостной блок

Начинающие боксёры

Опубликовано: 17.04.2019

Яшь боксчылар

 

2019 елның 13-14 апрелендә Югары Ослан муниципаль районының

«Чемпион» спорт комплексында «ХАН» көрәш спорт клубы һәм «спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе призларына егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча I Ачык турнир узды.

Ярышларда Казан, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Апас, Югары Ослан районнарыннан һәм Волжск шәһәреннән 125 дән артык спортчы катнашты.

«Чемпион» спорт комплексына тренерлар үз тәрбияләнүчеләре белән килделәр. Әлеге ярышларның хөкемдарлыкларында Совет һәм Россия боксының легендалары: халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы Александр Андриянов, Россиянең атказанган тренеры, Дөнья чемпионы Айрат Хаматов, Михаил Вәлиуллин, ТРның атказанган тренеры Анатолий Афонин, Россиянең спорт мастеры Аким Нәбиуллин, бокс буенча Россиянең спорт мастеры, якташыбыз Кирилл Кузьмин, республика категориясендәге

судья Наил Мифтахетдинов, хатын-кызлар боксының тренеры Владимир Тихонов катнашты.

Ике көн дәвамында әлеге спорт төрен яратучылар бокс рингында ярышларны карый алдылар. Яшь булуына карамастан, яшь спортчылар максималь тырышлык, азарт һәм җиңү яуларга теләк белән көч сынашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җиңүчене билгеләү буенча бик күп матур, ачык һәм техник көрәшләр булды. Әлеге турнирда 7 яшь спортчы җиңү яулады, 7 бала призлы урыннарга лаек булды. Алар арасында безнең мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Хәмидуллин Ислам да бар иде. Ул икенче урынга чыкты.

7 нче сыйныф укучысы Фәтхуллин Ранис та бу турнирның финалисты булды.

Татарстан Республикасының танылган тренерлары һәм спортчылары кулыннан җиңүчеләр һәм призерлар үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар.

Исламны, Ранисны да һәм аның тренеры Владимир Тихоновны җиңүләре белән котлыйбыз, шулай дәвам итегез!



К списку новостей