Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Праздник «Последнего звонка»
Опубликовано: 25.05.2018«Соңгы кыңгырау» бәйрәме
24 нче май көнне Матюшино урта мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме онытылмас һәм тантаналы төстә узды. Төсле шарлар, тасмалар, бәйрәмчә киенгән беренче сыйныф һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, шат йөзле ата – аналар, кояшлы иртә һәм язгы җил - болар барысы да соклангыч бәйрәм картинасын тәшкил итте. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларына аеруча зур игътибар бирелде. Бу - 11 нче сыйныф укучылары Агеева Анастасия һәм Павлова Светлана, шулай ук 9 нчы сыйныф укучылары Идиятуллина Лилия һәм Ишутов Вадим. Алар өчен изге теләкләр һәм котлаулар яңгырады.
Чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар адресына котлау сүзләре белән мөхтәрәм кунаклар – район үзәк хастаханәсенең баш
табиб урынбасары Наумова Т. В., Вахит Авыл Советы башлыгы Идиятуллин М. К. һәм Мәгариф Бүлеге методисты Зайцев. Н. чыгыш ясадылар.
Мәктәп директоры Шәрәфиев И. Ә. егетләргә һәм кызларга булачак сынауларда: имтиханнарда, тормыш юлларын сайлауда югалып калмауларын теләде. Котлау сүзләре белән мәктәпнең укыту бүлеге урынбасары Шәрәфиева Р. Ә., чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре мөрәҗәгать итте. Беренче сыйныф укучылары аларны матур шигырьләр белән котладылар. Барлык мәктәп хезмәткәрләренә, укытучыларга, әти-әниләренә, дусларына мәктәпне тәмамлаучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен шигырьләр һәм биюләр рәвешендә әйттеләр.
Күккә очкан шарлар яңа тормыш башлану турында искәртте. Балалар соңгы дәрескә көчле алкышлар астында керделәр.
К списку новостей












