Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Слет отрядов «Форпост»
Опубликовано: 24.02.2018«Форпост» отрядларының слёты
21 февраль көнне Матюшино урта мәктәбенең “Яшь җилләр” «Форпост» отряды, “Ватанны саклаучылар көненә” багышланган, җәмәгать тәртибен саклау буенча, район хәрби-спорт «Форпост» отрядлары слетында катнашты. Көрәш алты район мәктәп командалары арасында барды. Барлык катнашучыларга да хәрби, спорт һәм медицина өлкәләренә караган әзерлекләрен күрсәтергә кирәк иде. Шулай ук һәр команда үзенең «Форпост» отрядының визит карточкасы белән чыгыш ясады. Алар анда үзенең хокук саклаучы эшчәнлеген чагылдырдылар.
Безнең команда кызлардан гына торды. Аларга кызлар өчен дә, егетләр өчен чыгыш ясарга туры килде. Шуңа да карамастан, безнең кызлар югалып калмадылар, хәтта яшүсмерләр ярышларында да призлы урыннар алдылар. Гадельшина Яна пресс күнегүләрендә (егетләр арасында) 3 нче урынны һәм мылтыктан ату ( егетләр арасында) - 2 урынны яулады. Арсланова Фәридә мылтыктан ату буенча кызлар арасында ярышында 1 урынны яулады.
Призлы урынга чыгу өчен, безнең командага бераз гына балл җитмәде. Әмма шуны әйтәсе килә: безнең кызлар бик көчле, кыю һәм максатчан. Моны аңлау, җиңүдән артыграк. Афәрин, булдырдылар!
К списку новостей












