Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Әлмәт курчак театры бездә кунакта/ Кукольный театр Алина у нас в гостях 29.09.2019

23 сентябрь көнне безнең балалар бакчасына Әлмәт курчак театры “Кәҗә бәтиләре һәм дуңгыз баласы Фунтикның яңа маҗаралары” дигән әсәр белән кунакка килде. Әсәрнең эчтәлеге балалар өчен бик тә анлаешлы һәм кызыклы иде: тормыш иминлеге нигезләрен искәртеп киттеләр. Шундый мавыктыргыч әсәрләре белән Әлмәт курчак театры безне тагын да сөендерсен иде. Аларга эшләрендә зурдан-зур уңышлар телибез! Әти-әниләргә балаларга курчак театры карауны оештырулары өчен рәхмәт белдерәбез!
-
“Бездә бүген кабак көне”/“День тыквы” 27.09.2019

25 нче сентябрь көнне “Йолдыз” балалар бакчасында көз бәйрәме уңаеннан “Бездә бүген кабак көне” исеме астында кичә булып узды. Кичә балаларның матур җыр- биюләре, көз турында шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәмгә кунак булып килгән Акбай һәм яшелчәләр “патшабикәсе” Кабак балаларның күңелләрен тагында күтәреп, сөендереп җибәрде.. Алар балалар белән “Карачкы”, “Кояш һәм яңгыр”, “Безнең бакча”җырлы-биюле уеннарын уйнадылар , “Кем тизрәк”, “Идәнгә төшермә” ,“Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аер ” һ.б. ярышларда катнашып көч сынаштылар, табышмаклар чиштеләр. Ә балалар үз чиратында кабакның бик файдалы, витаминнарга бай яшелчә икәнен, бу яшелчәдән бик күп ризыклар пешереп булганын белделәр һәм үзләре дә кабак боткасы пешерү серләренә төшенделәр. Бәйрәм ахырында Акбай һәм Кабак балаларга үзләренең күчтәнәчләрен тараттылар, ба лалар бик тәмле кабак пәрәмәче һәм алмалардан авыз иттеләр.
В нашем детском саду прошел осенний праздник посвященной ко “Дню тыквы”, дети познакомились с историей появления тыквы, выделили её характерные особенности: величину, форму, цвет, вкус. Узнали о пользе блюд из тыквы и о ее роли в жизнедеятельности организма И вместе с гостями дети участвовали в играх-соревнованиях, пели и танцевали.
-
Әти- әниләр игътибарына!!!/ Родителям!!! 25.09.2019

Оформить компенсацию за детские сады можно, не выходя из дома. Электронная услуга доступна на портале госуслуг Татарстана. Для подачи электронного заявления необходимо зарегистрировать личный кабинет на портале госуслуг РТ uslugi.tatarstan.ru . Затем нужно зарегистрировать личный кабинет и сохранить персональные данные на портале госуслуг Российской Федерации gosuslugi.ru для авторизации через Единую систему идентификации и аутентификации. После СМС от портала госуслуг РФ об успешном подтверждении введенных персональных данных нужно подать заявление на портале госуслуг Республики Татарстан.
-
Икенче кече яшьтәгеләр төркеме көзге табигатьне күзәтә 20.09.2019

-
Икенче кече яшьтәгеләр төркеме сенсор бүлмәсендә 19.09.2019

Тәрбиячеләр адаптация чорында сенсор бүлмәсен үз эшләрендә актив кулланалар.
-
Нәниләр комда рәсем ясарга өйрәнә / Малыши рисуют на песке 12.09.2019

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә ком белән төрле тәҗрибәләр уздырылды. Әлеге шөгыль вакытында нәниләр коры комга рәсем төшереп булуын, өрсәң,аның юкка чыгуын күреп сөенде. Көзнең матур көнендә ком белән уйнау бик күңелле һәм файдалы булды.
-
02.09.2019

Эче тулы балалар
Парталар һәм такталар.
Бик тырышып белем бирә
Абыйлар һәм апалар. (мәктәп)
Шушы табышмакның җавабын табудан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә экскурсиясе башланып китте. Балаларның 1 сентябрьнең белем бәйрәме икәнлеген; балаларга белемне кем бирә; укучы сумкасында ниләр бар; беренче сыйныф укучысы нинди булырга тиеш; кыңгырау ни өчен кирәк кебек сорауларның барысына да татар теле һәм әдәбият укытучысы Галлямова Чулпан апа җавап бирде. Балалар өлкән сыйныф укучылары белән таныштылар, парта артларында утырып карадылар, рус теле, татар теле, информатика кабинетларында булдылар. Бу экскурсия балаларда мәктәпкә бару теләге уятты
Сегодня воспитанники подготовительной к школе группы совместно с воспитателем посетили школу. Там дети узнали что, 1 сентября – день знаний; кто учит школьников; каким должен быть первоклассник; что должно быть в сумке школьника; зачем школе звонок. На все эти вопросы ответила учитель татарского языка и литературы Галлямова Чулпан. Так же дети познакомились со старшеклассниками, посетили кабинеты татарского, русского языка, кабинет информатики. От такой насыщенной экскурсии у детей появилось желание идти в школу.
-
Саумы, Белем бәйрәме!/ Здравствуй, День Знаний! 02.09.2019

Белем бәйрәме – ул мәктәп укучыларының гына түгел, ә бакчага йөрүче балаларның да яраткан бәйрәме. 2 нче Сентябрь “Саумы, Белем бәйрәме!” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды. Бу көнне тәрбиячеләрнең төп максаты- Белем бәйрәменең әһәмиятле булуын аңлату, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, шатлык хисләре уяту һәм дус-тату мөнәсәбәттә булырга өндәү иде.
Удивительный и прекрасный праздник День знаний в детском саду, возможно, не такой торжественный и волнительный, как в школе, но от этого не менее важный. Дети собрались после летнего отдыха. Все выросли, загорели, отдохнули и пришли в свой родной детский сад. С Днём знаний воспитанников детского сада пришли поздравить сказочные персонажи! Дети вместе с гостями праздника участвовали в конкурсах, играх-соревнованиях, разгадывали загадки, пели песни, много шутили и смеялись. Вот так весело, интересно и празднично начался новый учебный год в нашем детском саду. Хочется пожелать ребятам и педагогам, чтобы не только этот день был радостным, но и все дни, проведённые в детском саду.
-
22 август- Россия флагы көне!/22 августа-День Российского флага! 23.08.2019

Бүген – 22 август - Россия флагы көне. Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. балалар Бәйрәмне балалар белән бик мавыктыргыч итеп спорт ярышы формасында үткәрдек. Балалар ике командага бүленеп бер – берсе белән көч сынаштылар. “Тату комада”, “Игътибарлы бул”, “Тупны җибәр”уеннарында балалар үзләренең тизлекләрен, бердәм булуларын күрсәттеләр. Ә “Флагны төзе” уенында ике команданың командиры да бик җитез һәм бик дөрес итеп флагларны җыеп куйдылар. Балалар әлеге чарада Россия флагы, гербы һәм гимны турындагы белемнәрен тагын бер кат искә төшереп, яңа белемнәр алдылар.
Сегодня-22 августа-День флага России. Три цвета флага России-один из важнейших символов нашей Родины. Белый цвет означает свободу и независимость, синий - веру и духовность, красный-величие и мощь. Праздник проводили в форме спортивных соревнований. Дети разделились на две команды и соревновались друг с другом. В играх “Дружная команда“, “Будь внимательнее”, “Передай мяч” ребята показали свою скорость и сплоченность. А в игре “Собери флаг “ командиры команд очень быстро и правильно собрали флаг. В ходе проведения мероприятия дети закрепили знания об истории возникновения российского флага, гимна и герба, а так же, что означает каждый цвет триколора, с какого года и кем введен официальный символ России, в каких случаях поднимается флаг РФ.
-
“Алма бәйрәме” “Яблочный Спас” 22.08.2019

Балалар бакчасында мавыктыргыч “Алма бәйрәме” үтте. Балалар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Алманың формасы, төсе, тәме буенча белемнәрен ныгыттылар. Көн ахырында балалар алма бәлеше һәм алмадан авыз иттеләр. / В детском саду прошло увлекательное занятие в честь праздника “Яблочный Спас”. Дети познакомились с историей праздника. Закрепили свои знания о яблоке: цвет, по форма, вкус. В конце дня детей угостили яблочным пирогом и яблоками.





