Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Мало Рясинский детский сад "Дуслык" Высокогорского муниципального района РТ" / "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Кече Рәс"Дуслык" балалар бакчасы " мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, Республика Татарстан, Высокогорский район, дер. Малый Рясь, ул. Г.Камала, д 12 а |
| Телефон: | +7(843)-656-18-83 |
| E-Mail: | ds.duslik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мало Рясинский детский сад "Дуслык" |
| Руководитель: | Зарипова Гузель Мидхатовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 11 воспитанник |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
-
Экологик тәрбия. 26.03.2026

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барабыз. Кышын тәрәзә төпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызыклы. Балалар белән бергә кечкенә суганнарны утырттык,су сиптек, үскәнен күзәттек.Инде суганнар үсеп җиткәч,аның файдасы турында әңгәмә үткәрдек һәм сыйландык.
-
"Туган телем - ана теле" 20.02.2026

21 нче февраль – Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү уңаеннан безнең “Дуслык” балалар бакчасында “Туган телем – ана теле”дип исемләнгән чара узды. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар татарча матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Халык авыз иҗаты әсәрләрен (табышмак,тизәйткечләр ,мәкальләр)белүдә көч сынаштылар. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Күпмилләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә талерантлык хисе тәрбияләү. Балалар халык аваз иҗаты, мәкаль-әйтемнәр, халык уеннары, җырлар аша туган телебезнең бай, матур, җырлы-моңлы булуын күрсәттеләр. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
-
Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә иң яхшы сөйләүче бәйгесендә катнашып мактаулы исем алдык. 17.02.2026

Биектау районы "Сандугач" балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан " Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә иң яхшы сөйләүче бала" районкүләм бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Закирова Айгизә Рәмис кызы “Күршеләр ” шигырен сөйләп чыгыш ясады һәм Җиңүче дипломына лаек булды. Айгизәне чын күңелдән котлыйбыз , алга таба да зур иҗади уңышлар телибез.








