Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 27 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Гомерем мизгелләре 16.02.2016

Бүген безнең мәктәптә – зур тантана.
2015 нче елның декабрь аенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая апа Абдуллинаның “Гомерем мизгелләре” дип аталган шигырь җыентыгы дөнья күрде. Бүген әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрдек. Бәйрәмебезгә, кунак булып, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин; танылган шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова; район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Юнысова Сәлимә Фәндүс кызы; Яшел Үзән районы Карагуҗа урта мәктәбе директоры Фәйзиева З.Ю., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Ә.Ә.; Суыксу урта мәктәбе директоры Камалов М.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова К.Б.; Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Ф.Г., мәдәният йорты директоры Шакирова Г.Ш. килде. Кичә Фирая ханымның шигырьләре, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Хөрмәтле кунакларыбыз да зур бүләк ясады: Шәмсия ханым җырларын һәм шигырьләрен бүләк итте, Фоат абый үзенең бәрхет тавышы белән күңелләрне әсир итте. Кичә бик күңелле үтте.
-
11нче сыйныф укучылары БДИ га әзерлек алып баралар. 15.02.2016

11нче сыйныф укучылары БДИ га әзерлек алып баралар.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде... 15.02.2016

Герой шагыйрь М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина В.Р. үткәрде. Әлеге чарада укучылар М.Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь турында видеоязма карадылар.
-
Чаңгы юллары - 2016 14.02.2016

14 нче февраль көнне район үзәгендә” Лыжня России- 2016” үтте. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары бу ярышларда зур уңышларга ирештеләр. 6 нчы сыйныф укучысы Фаттахова Эльвина 1 нче урынны, башлангыч сыйныф укытучысы Фаттахова Фәридә Нургали кызы 2 нче урынны,рус теле укытучысы Абдуллина Фирая Мулләхмәт кызы 4 нче урынны яулады. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
-
ГТО тапшырабыз 13.02.2016

ГТО тапшырабыз
-
Очрашу 13.02.2016

Бүген бездә кунакта Сафиуллин Фәрит Габдулхак улы – Мәмдәл авылы җирлеге башлыгы.
-
Очрашу 12.02.2016

Бүген Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шәфик кызы Шакирова белән әдәп-әхлак темасына очрашу-әңгәмә оештырылды.
-
“Батырлык дәресләре” 12.02.2016

Бүген безнең мәктәптә 1-11 сыйныф укучылары өчен “Батырлык дәресләре” үтте. Дәресне тарих фәне укытучысы Гараева Ләйсән Мансур кызы әзерләде. Ул укучыларга батырлык темасына презентацияләр күрсәтте, әңгәмә үткәрде.
-
Башлангыч сыйныф атналыгы 11.02.2016

Башлангыч сыйныф атналыгы кысаларында мәктәбебездә экологик марафон үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Фәттахова Ф.Н. укучыларга табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлатты.
-
Татарстан Варислары Берлеге сафларына кабул итү 11.02.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучылары Татарстан Варислары Берлеге сафларына кабул ителде. Аларны бәйрәм белән котлыйбыз! Акыллы, тырыш булып үсегез, герой-пионерлар кебек Ватанны яратыгыз!






