МБДОУ «Инсинский детский сад «Гузель» Высокогорского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422712, Республика Татарстан, Высокогорский район, д. Инся, ул. Садовая, д. 14А |
Телефон: | +7(952)-034-62-16 |
E-Mail: | Zainullina01@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Инсинский детский сад "Гузель" |
Руководитель: | Зайнуллина Зилия Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 6 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Инсинский детский сад «Гузель» Высокогорского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
“Бездә спорт бәйрәме”эстафеталы спорт уеннары уйнау. 17.09.2021
Балаларда төрле спорт уеннарына карата кызыксыну уяту.
Эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,тыңлый белү күнекмәләрен камилләштерү.
-
БашкалабызКазанның истәлекле урыннары белән танышу. 13.09.2021
Балаларда Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.
Балаларның диалогик сөйләмен,игътибарлылыгын үстерү.
Татарстан башкаласы Казан турындагы белемнәрен тирәнәйтү,Татарстан символикасы һәм аның мәгънәсе белән таныштыру.Казаныбызга кагылышлы булган слайдлар,фотографияләр,милли курчаклар ,рәсемнәр карап уздык.
-
«Белем бәйрәме» 01.09.2021
Балаларда мәктәп турында уңай мөнәсәбәт,белем алырга омтылыш тәрбияләү.
Мәктәпкә бару теләген формалаштыру йөзеннән бәйрәм тантанасында актив катнашу(башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә)
-
“Россия Федерациясенең Дәүләт флагын ясау” 27.08.2021
Балаларда туган илне ярату,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Балаларның Россия башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баету,Россия символикасы турында мәгълүмат бирү,Россия әләменең рәсемен ясау.
-
“Табигатьтә үз-үзеңне әдәпле тоту” (Экскурсиягә бару) 20.08.2021
Балаларда кызыксыну уяту,табигатькә сак караш,экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфатлары тәрбияләү Балаларда агачларга,үсемлекләргә,кошларга,хайваннарга карата сак караш тәрбияләү.
“Сорау-җавап”, “Куышлы”,”Табышмак әйтәм-җавабын тап!” Уеннары уйнау,үстерешле диалог оештыру.
-
«Салават күпере»,”Сабыйга”журналларын күзәтү. 13.08.2021
Балаларда китап һәм журналларга карата кызыксыну тәрбияләү.
Балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты,зәвыклылык тәрбияләү.
Балаларның акыл,хәтер,күзаллау,фикер йөртү сәләтен устерү йөзеннән журналларда бирелгән биремнәрне үтәп бару эстендә эшлибез.Балалар бу төр шөгыльне бик яратып башкаралар.
-
Туган җирем Татарстан! 02.08.2021
Туган җирем Татарстан!
Балаларның Ватаныбыз, республикабыз (шәһәр һәм авыл) һәм аның символикасы турындагы мәгълүматларын арттыру. Туган шәһәребез (авылыбызга) карата горурлык хисе тәрбияләү. Татарстарны башкан шәһәрләре (авыллары) турында балаларның белемнэрен киңәйтү, кызыксынучанлыкларын арттыру йөзеннән куп кенә слайдлар рәсемнәр карадык.
Шулай ук балалар бик яратып (Р.Байтимеров сүзләре, Р.Яхин) сузләренә язылган җырны башкардылар.
-
С днем защиты детей! 01.06.2021
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур,
тыныч, имин булсын! Гайлә җылысы,күңелле балачак телибез!
С днем защиты детей! Пусть наши дети как можно дольше остаются детьми.
Беззаботными, весёлыми, радостными. хочется пожелать, чтобы каждый
ребёнок был здоров и окружён заботой родителей.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме! 22.05.2021
-
“Халыкара гайлә көненә карата рус һәм татар телендә шигырьләр уку” 17.05.2021
Халыкара гайлә көне унаеннан, бакчабызда балаларның белемнәрен баету йөзеннән рус һәм татар телләрендә шигырьләр укылды.
Ш.Маннур.”Яхшы бел!”
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.
Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын...
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең!Татар һәм рус халкының орнаменты төшерелгән костюмнар ,рәсемнәр,слайдлар карадык.