Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | ds.Chishmek@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большековалинский детский сад "Чишмэкей"/«Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» МББМБУ |
| Руководитель: | Гимадиева Гелюся Галияхметовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Балалар бакчасының яңалыклары. Новости детского сада .
День матери / Әниләр көне
Опубликовано: 22.11.2019Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сезнең иңнәргә бик зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!
Кадерле әниләребез!
Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телим.
Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!
Хөрмәт белән балаларыгыз һәм бакча коллективы!
К списку новостей







