муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а |
| Телефон: | 8 (84365) 62832 |
| E-Mail: | sbbit.vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большебитаманская ООШ" |
| Руководитель: | Мухарлямов Фарит Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1921 |
| У нас учатся: | 27 учащийся / 8 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Фестиваль агитбригад «Свежий ветер» 10.09.2015

В районе прошёл фестиваль агитбригад по профилактике ассоциальных явлений «Свежий ветер». Цель фестиваля: поддержка творческих работ учащихся образовательных организации РТ по пропаганде здорового образа жизни. Учащиеся 4 класса подготовили выступление агитбригады на данную тему. Среди школ района учащиеся заняли 2 место.
-
"Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" дәвам итә. 10.09.2015

10 нчы сентябрь көнне 3-5 сыйныф укучылары арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесе узды. Булачак яшь инспекторлар велосипедта төрле каршылыкларны уздылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җаваплар бирделәр, иҗади бәйгедә катнаштылар.
-
8 сентября - Международный день грамотности 08.09.2015

Международный день грамотности.
-
Бердәм экология дәресе 07.09.2015

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә "Бердәм экология дәресе" акциясе кысаларында сыйныф сәгатьләре уздырылды. Дәреснең максаты-үсеп килүче буынның экологик белем дәрәҗәсен үстерү.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмгә ата - аналар, хезмәт ветераннары, Биектау район үзәге хастаханәсенең баш табибы Шарафиев Эмиль Фидаиль улы, Битаман авыл җирлеге башлыгы Галимзянова Рушания Габдулла кызы, ОО “Битаман” җаваплылыгы ширкәте баш хисапчысы Галявиева Мәрьям Мәннәф кызы- килгәннәр иде.Бу уку елында мәктәбебездә 68 бала белем алачак. Беренче класска 9 укучы керде.
- "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе. 10.08.2015
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы. 03.08.2015

-
Лагерьның егерме беренче көне 08.07.2015

Менә лагерьның соңгы көне дә килеп җитте. Ул лагерь белән хушлашу көне. Традиция буларак, балалар табигатькә чыгып, учак ягып, төрле уеннар уйнадылар. Көннең беренче яртысында шулай күңел ачып кайттылар. Көннең икенче яртысында лагерь сменасына карата балаларның фикерләрен белү максатыннан, анкета сораулары таратылды. Нәтиҗәсеннән күренгәнчә, смена аларга бик ошаган. Аннан соң нәтиҗә ясалды һәм балаларга күчтәнәчләр таратылды. Сау бул, "Дуслык - 2015"
-
Лагерьның егерменче көне 07.07.2015

Лагерьның егерменче көне "Хәзинәләр көне" дип аталды. Исеменнән күренгәнчә, балалар мәктәптән, аның әйләнә-тирәсеннән хәзинә эзләү белән мавыктылар. "Кояшкай" дип аталган, кызлардан гына торган команда хәзинәне беренчеләрдән булып эзлэп табуга иреште. Көннең беренче яртысында шулай ук "Китап - белем чишмәсе" темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар китап турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, ә соңыннан үзләре китап турында шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр.
Көннең икенче яртысында малайлар футбол уйнап, ә кызлар вилосипедта фигуралы йөрү буенча үзара ярыштылар. Соңыннан лаеклыларга урыннар билгеләнде. Егерменче көннең азагында балалар көн дәвамында катнашкан чараларның иң ошаганнарын ак кәгазь битенә рәсем итеп төшереп билгеләделәр. Ни кызганыч, лагерь сменасының тагын бер генә көне кала.
-
Лагерьның унтугызынчы көне 06.07.2015

"Дуслык көне". "Дуслык" ял лагерының унтугызынчы көне шулай аталды. Көннең беренче яртысында "Кояшлы түгәрәк" дип исемләнгән уен чараларында балалар бик теләп катнаштылар. Әлеге чара кысаларында спорт, күңел ачу уеннары оештырылды. Турникта тартылу ярышында Габдрахманов Дәниф һәм Маликов Илфат 7 тапкыр тартылып - 1 нче, Сабирзянов Илназ һәм Бабутаев Арсен 6 тапкыр тартылып - 2 нче, Яковлев Арсен 4 тапкыр тартылып 3 нче урынны яуладылар.
Алга таба балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау максатыннан, шигырь язу бәйгесе үткәрелде. Шигырьләрнең эчтәлекләренә һәм рифмага туры китереп язылуларына карап, укучыларга урыннар билгеләнде. Садыкова Алия (1 нче урын), Мулекова Алинә (2 нче урын), Низамиева Инзилә һәм Гарипова Эльза (3 нче урын) иң осталар рәтендә булдылар.
Көннең икенче яртысында балалар тәрбиячеләре күрсәткән кызыклы тәҗрибәләр белән таныштылар. Аннан соң "Президент белән бергә " дип аталучы республика иҗтимагый хәрәкәте чаралары кысаларында үткәрелгән мәрхәмәтлелек акциясендә катнаштылар. Акция ахырында алар авылдашларга тарату өчен смайликлар ясадылар. Унтугызынчы көн балаларны чынлап торып дуслаштырды.


















