муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
6 март - бәйрәм алды көннәре, Мәктәбебез шау-гөр килеп тора, серле карашлар, елмаюлы йөзләрдән күзләр чагыла. Мөгаен һәр егетнең уе бердер: сыйныфташ кызларга, дусларга, яраткан кызларга нәрсә бүләк итергә, нинди сюрприз ясарга. Бик тиздән - иртәгә без ул сюрпризларны күрәчәкбез дә! Чөнки хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбызны, кадерле кызларыбызны зурлап ир-егетләрдән генә бәйрәм концерты көтәчәк! Егетләр сынатмавыгызны, күңелле яллар оештыруыгызны көтеп калабыз! Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз! 06.03.2014

-
5 нче март көнне Дөбъяз урта мәктәбендә район күләмендә оештырылган мылтыктан ату ярышлары уздырылды. Безнең мәктәптән Шаехова Алсу, Гиниятуллин Алмаз, Сабирова Илүзә, Фатихов Данислар катнашты. Шаехова Алсу 3 нче урынны яулады. Алсу! Җиңүең белән котлыйбыз! Уңышлар! 05.03.2014

-
Бүген мәктәбебездә "Ел укытучысы 2014" конкурсы кысаларында укытучылар ачык дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр. Барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә үтте. 26.02.2014

-
Югары сыйныф укучылары өчен Тәлгать Салихзянович "День молодого избирателя" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрде. 24.02.2014

-
Бәйрәм уңаеннан егетләребез - булачак ил сакчылары җитезлектә дә көч сынашты. 22.02.2014

-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барлык ир-егет укытучыларыбызны һәм егетләребезне котлап кызлар искиткеч концерт оештырдылар. Һәрбер класс кызлары үзләренең һөнәләрен күрсәтеп, бик актив катнашты. Бәйрәм белән сезне !!! 21.02.2014

-
20 нче февраль көнне мәктәбебездә Әкият кичәсе гөрләп үтте. 1-7 сыйныф укучылары үзләренең яраткан әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. 20.02.2014

-
7 сыйныф укучылары Үги кыз әкиятен сәхнәләштерде. 20.02.2014

-
18 февраль- Туган тел атналыгының икенче көне. Бу көнне шигырь яратучы укучылар актлар залына җыелды. Алар анда шигырьләр укыдылар, шигърият буенча фикер алыштырдылар, кичә бик җанлы һәм күңелле үтте. 18.02.2014

-
17 февраль көнне мәктәбебездә Туган тел атналыгы башланып китте. Бу атнада безне әкиятләр иленә сәяхәт, шигърият кичәсе, КВН, 10-11 сыйныфлар арасында интеллектуаль уен һәм башка кызыклы вакыйгалар көтә. Барыгызның да Туган телебез атналыгында актив катнашуын теләп калабыз! 17.02.2014







