муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
18.03 көнне Сабирова Илүзә район күләмендә оештырылган Бөек Җиңүгә багышланган конференциядә катнашып 2 нче урынны алып кайтты. Ул анда "Сугыш чоры балалары" темасы буенча үзенең эзләнү эшен тәкъдим итте. Җитәкчесе Сагиева Ризидә Әмир кызы белән берлектә ул "Илһам" шигырь язучылар бәййгесенә дә күп кенә иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Әлегә ул бәйгенең нәтиҗәләре билгесез. Уңышлар теләп калыйк Илүзәгә!" 19.03.2015

-
18 нче март көнне район күләмендәге бәйгедә тагын бер укучыбыз призлы урын белән кайтты. Ул 6 нсы сыйныф укучысы Гиниятуллина Айгөл. Рус теле буенча "Живая классика" бәйгесендә 2 не урынны ала, Котлыйбыз! 19.03.2015

-
Җиңү бәйрәме уңаеннан "Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5"ле" акциясе старт ала. Барыгыз да әлеге акциядә катнашыгыз! Нәтиҗә 9 майда ясалачак. 16.03.2015

-
05.03. көнне директорның укыту эшләре буенча урынбасары Сабирова Г.М. Республика күләмендә оештырылган Пирамида күңел ачу үзәгендә хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә катнашып кайтты. 06.03.2015

-
04.03. Мулмә мәктәбендә оештырылган "Дуслык" балалар оешмасының активлары укулары булды. Анда безнең мәктәптән Галимова Әдидә, Гиниятуллина Айгөл катнашты. Укуларда кызлар үзләренә зур тәҗрибә туплап кайттылар. 04.03.2015

-
03.03. Бүген мәктәптә егетләр кызлар өчен бәйрәм программасын төзи башладылар. Кем нәрсәгә сәләтле, кемнәр нинди һөнәр күрсәтер, нинди сюрпризлар булыр, әлегә зур сер булып кала. Көтеп калыйк егетләрдән бу серне, һәм уңышлар телик! 03.03.2015

-
02.03. Март аена да аяк атладык. Язның беренче көннәрендә Әлдермеш мәдәният йортында сугышта, тылда катнашкан ветераннарны җыеп медаль тапшыру тантанасы булды. Анда безнең мәктәп укучылары концерт программасы белән чыгыш ясады. Картаймагыз әле ветераннар, картаймагыз әле, әй тынмас җаннар..... 02.03.2015

-
27.02.көнне мәктәптә кызлардан гына торган бәйрәм кичәсе оештырылды. Кызлар бик матур итеп ир-егетләр өчен концерт программасы хәзерләгәннәр иде. Ә инде кич белән югары сыйныф укучылары өчен дискотека үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле узды. 27.02.2015

-
26.02. көнне район күләмендә оештырылган биатлон ярышында безнең мәктәп укучылары 3 нче урынны алып кайттылар. Фаряхов Рәсим - 3нче урында, кызлар арасында Зиннатуллина Зилә 6 нчы урынны алды. Котлыйбыз! 26.02.2015

- 24.02 көнне районыбызнын төрле мәктәпләреннән укытучылар безгә килеп ачык дәресләр күрсәтәчәкләр. 21.02. көнне үзебезнең мәктәпнең математика укытучысы Ахметова З.М. Биектауның беренче мәктәбендә дәресендә уңышлы чыгыш ясарга өлгерде инде. "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашкан барлык мөгалимнәргә уңышлар телибез!" 22.02.2015






