Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альдермышский детский сад «Умырзая» Высокогорского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, ул. Я.Хабибуллина, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-657-94-63 |
E-Mail: | al.rahimowa@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Альдермышский детский сад "Умырзая" |
Руководитель: | Рахимова Альмира Наиловна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 68 воспитанников |
У нас учат: | 5 педагога |
Новости Умырзая
Әлдермеш авылы"Умырзая"балалар бакчасы тарихы
Опубликовано: 22.02.2023 Әлдермеш авылы “Умырзая” балалар бакчасы тарихы.
Әлдермеш авылы балалар бакчасының тарихы 1984 елларда башланып китә. “Зур авылда балалар бакчасы булырга тиеш!”- дигән уйлар белән Галләмова Рамлә Нурмөхәммәт кызы “Маяк” колхозы рәисе Гәлләмов Данил Хисмәт улына тәкъдим белән чыга. Озак та үтми, мәктәпнең элекеге интернат бинасын балалар бакчасына яраклаштыру өчен төзекләндерү эшләре башланып китә. Ике агач бина әзер була, беренчесендә балалар тәрбияләнсә, икенчесендә ашарга пешерү өчен җиһазлар җайлана. 1984 нче елның 3 сентябрь аенда тәүге тапкыр сабыйлар бу бакчага аяк басалар. Бер төркемгә балалар туплана. Бар эшне дә оештыру артыннан йөгереп, янып йөрүче Биектау авылы кызы Галләмова Рамлә Нурмөхәммәт кызын шунда бакча мөдире итеп билгелиләр. Тәрбияче- Хәсәнова Альмира Рәфкәт кызы, тәрбияче ярдәмчесе –Галиуллина Гөлсина, пешекче- Садриева Маусия апалар хезмәт куялар.
1985 нче елда бакча мөдире алышыну сәбәпле, бу вазыйфаны Өнсә авылы кызы, Әлдермеш килене булып килгән Ибрагимова Диләрә (Нурия апа хәзерге исеме) Миңнулла кызы дәвам итә. , аның кулы астында тәрбияче хезмәтен дәвам итүче Хәсәнова Альмира , тәрбияче ярдәмчесе булып Галиуллина Рәмзия , пешекче Галиәкберова Мөршидә апалар эшлиләр. Шул гомер өчен дә бакчада кемнәр генә хезмәт куймаганда, кемнәр генә тәрбияләнмәгән һәм тәрбиячеләр дә нинди генә шартларда гына эшләмәгәннәр. Аларга хезмәтне оештыру җиңел генә бирелмәгән. Карлы буранда да, җәйге эссе көннәр булса да, бакча эшен туктатмыйча, суны иңнәренә чиләк-көянтәгә асып чишмәдән ташыганнар, балаларның керләрен кул белән юганнар, чишмә төшеп чайкаганннар, балаларны тукландыру өчен кибеткә барып азык-төлек алып кайтканнар. Бакчаны күмер белән ягып җылыту җиңел эш түгел, ә менә аны хәстәрләү мәшакате тагын да авыр, мич сүнмәсен өчен төнлә хатын-кыз тәрбияче апалар үзләре чиратлашып кизү дә торганнар.
Колхоз чоры вакытында үзгәреш җилләре исә башлый, балалар бакчасында да кадрлар алышына. Әлдермеш балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, тәҗрибә тупларга өлгергән, яшь, һәр эшкә иҗади фикер белән караучы Хәсәнова Альмира Рәфкат кызының оештыру сәләтен исәпкә алып, 1994 нче елның 12 апрелендә бакча мөдире итеп билгеләнә. Аның кулы астында тәрбияче- Низамиева Әлфия Әдхәм кызы, аның ярдәмчесе- Мухамметова Фирдисә Мәсхут кызы, пешекче Тимериева Гузәл Әнвәр кызы хезмәт куялар.
Кемнәр генә эшләп чыгып китми дә, күпме буын сабыйлар тәрбияләнми икән бу бакчада. Еллар әкрен генә ага торалар, ләкин нәрсә генә булса да, бакча коллективы дус-тату була. Уңайлыклары булмаган агач бинада авыр шартларда да барлык хезмәтләрне бердәм булып башкаралар. Бу хезмәткәрләрнең барысын да бер сыйфат берләштерә- балаларга булган мәхәббәт, аларны чын кешеләр итеп тәрбияләү максаты. Һәрберсе бакча тарихында, балалар күңелендә якты эз калдырган шәхесләр, безгә үрнәк булып торучылар. Бүгенге көндә, аларның күбесе лаеклы ялда, кайберләре әледә үз эшләрен дәвам итәләр.
Әлдермеш авылы үскәннән үсә бара, бала саны арта тора, 1999 нчы елда яшь гаиләләрне сөендереп, НУР “Агро” житәкчесе Сәгъдиев Мәннәф Әмир улы яңа балалар бакчасына нигез салу эшен башлап җибәрә. Бу эшләрне оештыруда Усманова Минҗофар Ибраһим кызы да активлык күрсәтә. Бер ел дигәндә мәхабәт ике катлы таш бина төзелеп бетә. 2000 нче елда ачылган бу яңа бакчабызга “Умырзая” дигән исем бирелә. Балаларны тәрбияләү өчен мөмкинлекләр күбәя: уеннар өчен якты зур залы бар, йокы, чишену-киенү шәхси гигиена бүмәләре аерым эшләнгән. Музыкаль залда балалар белән төрле чаралар үткәрәләр. Шәфкать туташы үз бүлмәсенда балалар кабул итә, сәламәтлекләрен ныгыту өчен планнар кора. Бакча мөдиренең бүлмәсендә кирәкле җиһазлар булдырылган. Пешекчеләр өчен дә ашханәдә эшләү өчен бик уңай була. Төрле яшьтәге балалар өчен аерым бүлмәләр дә бар.
2000 нче елның 1 сентябрендә барлык уңайлыклары да булган ике катлы таш бина үзенең тәүге балаларын һәм хезмәткәрләрен кабул итә. Балалар бакчасының мөдире булып яшь белгеч- Әлдермеш авылы кызы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы билгеләнелә. Аның кул астындагы 19 бакча хезмәткәре өч төркемгә бүленгән 35 балага белем- тәрбия бирә башлыйлар. Кечкенәләр төркемендә тәрбияче - Рахимова Альмира һәм Усманова Альбина, аларның ярдәмчеләре Абдуллина Сәвия һәм Шигапова Гүзәл эшлиләр. Ашханәдә пешекчесе Абдуллина Гөлфизә, аның ярдәмчеләре Абдуллазянова Фоадия, Садриева Ләйсән хезмәт куялар. Кер юуу бүлмәсендә Гарипова Альбина эшли. Уртанчылар төркеме тәрбиячеләре - Хәсәнова Альмира, Низамиева Әлфия , ярдәмчеләре Усманова Гөлзияләр, мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбиячеләре - Гарипова Люция, Габдрахманова Рамилә, ярдәмчесе Гайнетдинова Гөлшатлар билгеләнә. Музыка җитәкчесе Усманова Альбина, шәфкать туташы –Хайруллина Гөлнур. Галимзянов Хәбирахман абый, Галимзянова Рәсимә апа көндезге Һәм кичке каравылчылар, эшче Низамиев Альфред билгеләнәләр.
2004 елда авылыбызда балалар саны азаю сәбәпле, бакчабызда кадрлар өлкәсендә үзгәрешләр була. Шуның нәтиҗәсендә балалар төркемнәре берләштерелә, эшчеләр кыскартыла, ә зурлар төркеме бөтенләй бушап кала. Ул булмәдә авылыбызның фельдшер акушерлык пункты урнаштырыла.
2006 елның 29 маенда Әлдермеш авылында туып үскән, тәҗрибәле белгеч- Рахимова Альмира Наил кызына мөдир вазыйфасын тапшыргач, балалар бакчасына яңа сулыш ачылган кебек була. Бугенге көнгә кадәр бакча аның кул астында. Тәрбиячеләр-Гарипова Люция, Мөхтәрова Рәзилә, Валиева Айгел, Тимериева Гүзәл, аларның ярдәмчеләре- Абдуллазянова Сәвия, Мухамметшина Сәвия, пешекчеләр-Абдуллина Гелфизә, Сагдиева Гелфия, шәфкатъ туташы Хайруллина Гелнур бердәм коллектив булып бүген 51 балага белем- тәрбия бирәләр. Иҗади яктан һәр эшкә якын килә беләләр, район күләмендә генә түгел, республикада да үзләрен танытырга өлгерделәр. Балаларга ике дәүләт телендә дә белем- тәрбия бирү зур ихтибар үзәгендә, 2014елда билингваль эш юнәлешен күрсәтеп, 100000 сум акча, ә 2022нче елда татар телен үстерү өлкәсендә эш нәтиҗәләре буенча 500 мең грант алуга ирештеләр. Авылыбызда балалар бакчасы булу һәм аның нәтиҗәле эш алып баруы - авылыбызның матурлыгын, бөтенлеген, киләчәкнең өметле , якты булуын күрсәтә. Бүгенге көндә бала саны еладан ел арта бара, димәк тагын да зур уңышларга ирешү өчен юллар ачык дигән сүз!
К списку новостей