Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Бозда һәм суда сак булыйк!/Буду бдительным на льду и на воде
26.10.2019
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр “Бозда һәм суда сак булыйк! республикакүләм рәсем һәм видеоролик конкурсының мәктәп этабы үткәрелә. Бу конкурста барлык сыйныф укучылары да актив катнаша. Мәктәп этабында җиңү яулаган укучыларның эшләре муниципаль этапта катнашу өчен җибәрелә. Катнашкан барлык укучыларыбызга да җиңүләр телибез!
В Верхнекибякозинской школе с 1 октября по 31 октября 2019 года проводится школьный этап республиканского конкурса рисунков и видеороликов “Буду бдительным на льду и на воде». Активно участвуют все классы. Победители школьного этапа конкурса участвуют в муниципальном этапе. Всем участникам желаем удачи и победы.
-
Балалар оешмасы хәрәкәттә/Детская организация в движении 25.10.2019

24 нче октябрь көнне "Балалар иҗат үзәге "ндә район балалар оешмасының утырышы булып узды. Утырышта Кече Кибәхуҗа төп, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе активистлары Мөлекова Д., Рахматуллина Д. һәм Гаязова Г., Котдусова А. катнашты. Алар мәктәбебездәге балалар оешмасы эшчәнлеген яктыртып чыгыш ясадылар алга таба планнар билгеләнде.
24 октября в "Центре детского творчества" прошло заседание районного Совета РСДОО «Дружба». На заседании Совета приняли участие активисты Малокибякозинской ООШ Муликова Д. и Рахматуллина Д. и активисты Верхнекибякозинской СОШ Гаязова Г., Кутдусова А. В ходе мероприятия были подведены итоги за прошлый учебный год, утвержден план работы на 2019-2020 г. Так же прошли выборы на республиканский малый Совет.
-
Балалар бакчасында мониторинг/Мониторинг в детском саду 24.10.2019

Югары Кибэхуҗа урта мэктәбенең мәктәпкәчә төркемендэ методик көн булып узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия өлкәннәр төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында психолог - Хазипова С.Н., логопед - Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. бар иде. Алар балалар белән аралышып, аларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теле шөгыле карап, анализ ясадылар, диагностика уздырдылар. Үзләренең файдалы киңәшләре белән ярдәм күрсәттеләр, алга таба тәрбия һәм белем бирүдә кулланырга методик киңәшләр бирделәр.
Прошел "Методический день" по теме "Проведение мониторинга по изучению готовности старших групп ДОУ района к школе". Комиссия в составе: методиста РОО- Саетовой А.Н., психолога - Хазиповой С.Н., логопеда - Шаймардановой М.Н. воспитателя по русскому языку - Ярмиевой З.М. провели диагностирование в старшей и подготовительной группе. Они общались с детьми и педагогами. Оказали методическую помощь в работе педагогам по разным направлениям дошкольного образования.
-
Сыйныф сәгате “Законсыз рәвештә акча урлау”/ Классный час “Хищение денежных средств с расчетных счетов” 23.10.2019

Соңгы вакытта гражданнарның банк карталары счетларыннан законсыз рәвештә акча алу белән бәйле җинаятьләрнең үсеш тенденциясе бар. Бу уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә гражданнарның алдашу юлы белән исәп – хисап счетларыннан акча урлау очракларын кисәтү буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге тема буенча 5-11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде, презентация, видеоролик күрсәтелде.
В последнее время преступления, связанные с несанкционированным снятием денежных средств со счетов банковских карт граждан, имеют тенденцию к росту. По этому поводу, сегодня в МБОУ – Верхнекибякозинской СОШ были проведены классные часы по профилактики хищений денежных средств с расчетных счетов граждан, совершенных путем мошенничества. Учащиеся 5-11 классов узнали об этом из беседы с классным руководителем, сопровождающий презентацией.
-
Педагогик осталык атналыгы /Неделя педагогического мастерства
22.10.2019
22 октябрьдән Мәгариф бүлеге педагогик осталык атналыгы уздыра. Әлеге район чарасы кысаларында бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең аттестация үтүче укытучылары Алан урта мәктәбе базасында дәресләр үткәрделәр.
С 22 октября отдел образования проводит неделю педагогического мастерства. Сегодня в рамках этого районного мероприятия аттестуемые учителя МБОУ - Верхнекибякозинской СОШ провели уроки на базе Аланской средней школы.
-
Встреча с представителями ФГБОУ ВО «Казанский государственный аграрный университет» и ФГБОУ ВО «Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э.Баумана» 21.10.2019

18 нче октябрь көнне район мәдәният йортында «Казан дәүләт аграр университеты» ЮБ ФДБМУ һәм «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮБ ФДБМУ вәкилләре белән район гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары өчен очрашу узды. Институттан килгән вәкилләр укырга керү тәртипләре белән таныштырды, ә студентлар үзләре укыган факультет турында сөйләделәр.
18 октября в РДК прошла встреча с представителями ФГБОУ ВО «Казанский государственный аграрный университет» и ФГБОУ ВО «Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э.Баумана» и школьников выпускных классов образовательных учреждений района. В своих выступлениях они рассказали о правилах приема, особенностях обучения. На встречу также были приглашены студенты. Они рассказали о своих факультетах.
-
Акция «Батарейки, сдавайтесь» 21.10.2019

Бу акциянең максаты – укучыларның игътибарын әйләнә-тирәнең пычрануы проблемасына җәлеп итү, шулай ук аларда әйләнә-тирәлеккә хуҗалык мөнәсәбәтен үстерү, экологик культура дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын арттыру. Кулланылган батарейкалары булган һәр кеше әлеге акциядә катнаша ала. Без җыйган барлык батарейкалар утильләштерүгә тапшырылачак.
Цель данной акции – привлечь внимание обучающихся к проблеме загрязнения окружающей среды, а также развития у них навыков хозяйственного отношения к окружающему миру и повышения уровня экологической культуры и грамотности. Принять участие в данной акции может любой, у кого есть использованные батарейки, положив их в специальный контейнер. Все собранные нами батарейки будут сданы на утилизацию.
-
"Көзге могҗиза"/"Осенняя фантазия" 19.10.2019

Көз- гаҗәеп ел фасылы.Ул үзенең сары яфраклары, төрле төсләргә буялган агачлары, җир өстенә түшәлгән төрле төстәге келәмнәре белән матур. Хәтта көзге янгыр да матур булып күренә! Көз бүләкләргә дә юмарт. Ул безгә бик күп кызыклы һәм гаҗәеп мөмкинлекләр тудыра. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары “Көзге могҗиза” дип аталган гаҗәеп күргәзмә ясадылар. Күргәзмәдә яшелчәләр, җиләк- җимешләр, көзге яфраклар урын алган. Мәктәп шулай “Көзге бал” га әзерләнә.
Осень - это удивительное время года! Она всем красива: своим листопадом, разноцветными деревьями, пожухлыми цветами и ковром из листьев на земле. Даже осенний дождик прекрасен! Осень щедра на подарки. Она приносит нам много интересного и необычного.
Учащиеся Малокибякозинской школы сделали чудесную выставку "Осенние фантазии". Ребята для изготовления поделок использовали фрукты и овощи, листья. Так школа готовится к традиционному общешкольному мероприятию «Осенний бал». Эту выставку с удовольствием смотрят родителя, учителя и все учащиеся нашей школы.
-
«Татарча диктант» белем бирү акциясе/Всемирная образовательная акция «Татарча диктант» 19.10.2019

19 октябрь көнне Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе хезмәткәрләре, укучылары, ата-аналар Татарстан Республикасының "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында "Татарча диктант" акциясендә катнаштылар
19 октября работники, учащиеся, родители МБОУ-Верхнекибякозинской СОШ Тюлячинского района РТ в рамках реализации Государственной программы Республики Татарстан “Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан на 2014-2020 годы” участвовали в образовательной акции “Татарча диктант”.
-
“Уңыш бәйрәме”/ “Праздник урожая” 18.10.2019

18 нче октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар һәм балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә “Уңыш бәйрәме” үткәрелде. Укучылар, балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар, “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, уеннарда да бик теләп катнаштылар. Шулай ук яшелчәләрдән ясалган композицияләрдән күргәзмә оештырдылар.














