Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Большая Нагорная, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-602-12-67 |
| E-Mail: | Roo.tuliachi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Отдел образования ТМР" |
| Руководитель: | Карпова Наталья Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
Новости РОО
Семинар для заведующих ДОУ района
Опубликовано: 10.04.2026 10 апрель көнне Теләче 1нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләре өчен "Мәктәпкәчә учреждение педагогларының гаиләләр белән нәтиҗәле агарту эшчәнлеген оештыру: заманча алымнар һәм технологияләр». темасына семинар үткәрелде. Семинарда район балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты. Семинар барышында мәктәпкәчә учреждение педагогларының гаиләләр белән агарту эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Семинарда Теләче 1 нче, 2 нче балалар бакчалары педагоглары, шулай ук Теләче 1 нче балалар бакчасы ата-анасы Касимова Энҗе чыгыш ясадылар һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Өлкән төркем балалары М.Җәлилнең «Карак песи» әкиятенә нигезләнгән театральләштерелгән тамаша, әзерлек төркеме балалары ачык дәрес һәм инглиз телендә «Колобок на новый лад» дигән театральләштерелгән тамаша, 1 нче кечкенәләр төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү темасына күңел ачу чарасы күрсәттеләр.
Семинарга мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Сәетова Анна Николаевна йомгак ясады.
К списку новостей













