Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования-Детский оздоровительно-образовательный (профильный) центр Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, с. Тюлячи, ул. Гоголя, д. 22 |
| Телефон: | +7(843)-602-15-60 |
| E-Mail: | dooc.tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО ДООЦ Тюлячинского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Загидуллина Лейсан Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 528 |
| У нас учат: | 21 |
Новости ОУ
Поздравляем победителей регионального этапа "Президентские состязания"
Опубликовано: 02.06.201429 майдан 31 майга кадәр Бөгелмә шәһәрендә Олы Нырсы урта гомумбелем биру мәктәбенең 8 сыйныф укучылары физик тәрбия укытучысы Гаязова Марата Галемзяновича җитәкчелегендә «Президент ярышлары» ярышының республикакүләм этабында катнашатылар. Район данын Ахметшин Нияз Альбертович, Галяветдинов Радиф Рашатович, Шайхутдинов Динар Дамирович, Тимергалиев Алимас Алмазович, Закирова Гульдания Ильгамовна, Касимова Айсылу Файзхановна, Хайрутдинова Айгуль Ильсуровна, Меньшова Анастасия Валентиновна яклады.
29 майда узган ярыш программасы буенча теоретик конкурста 1 урынны, өстәл теннисы буенча 1 урынны, шахмат буенча 5 урынны алдылар. Ярышның икенче көнендә дартс буенча 3 урынны һәм спорт многоборьесе 1 урынны яуладылар, ә 31 май көнне үткәрелгән иҗади конкурста безнең укучыларыбыз 2 урынга лаек булды.
Спорт многоборьесе буенча Касимова Айсылу 1 урынны, Закирова Гульдания 2 урынны, Шайхутдинов Динар 1 урынны, ә өстәл теннисы буенча Кассимова Айсылу 1 урынны, Хайрудинова Айгуль 2 урынны алдылар.
Саба һәм Мамадыш командаларын артта калдырып безнең спортчыларыбыз 1 урынны алдылар.
2014 елның 5 сентябреннан 15 сентябрена кадәр үтәчәк “Президент ярышлары” россиякүләм укучылар ярышында җиңүче командабыз Республика данын Краснодар краеның Анапа шәһәрендә яклыячаклар.
К списку новостей









