• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2
Телефон: +7(843)-602-01-28
E-Mail: Detskiy.sad1@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ
Руководитель: Давлетшина Алиса Нурисламовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 102
У нас учат: 14

Новости Детский сад №1

Увлекательное экологическое занятие для малышей!

Опубликовано: 29.05.2025

Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган моһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

28 май көнне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт"дәүләт табигать тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре  Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында булдылар.Әлеге  очрашуның төп максаты- балаларның табигатебезне саклау, тирә-юнебезне чиста тоту, чупләрнең, төрле калдыкларның табигатькә зыяны турындагы белемнәрен ныгыту, камилләштерү иде. Балалар бакчасында тәрбияләнүче уртанчылар төркеме "Яшеллектә кунакта "дигән шөгыль аша табигатьне саклауның серләрен ачты. Килгән кунаклар " Табигать-безнең икенче өебез,аны чисталыкта тотыйк "дигән экологик чара үткәрде. Бүгенге чарадан балалар үзләре өчен бик куп мәгълүмәт алдылар.

Балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз. Табигать белән аралашудан  үзебез генә түгел, ә балалар да ямь тапса иде. Табигатькә  барганда үзебезне  кунакка барган кебек  итеп хис итсәк иде.



К списку новостей