Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Табигать сагында
Опубликовано: 11.01.2022Совместно с отделением Русского географического общества в Республике Татарстан, Северным территориальным управлением Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан и заповедником «Ашит» Государственного комитета Республики Татарстан по биологическим ресурсам был объявлен республиканский экологический конкурс “Сценическое творчества среди детей дошкольных образовательных организаций ”. На конкурс, проходивший с 1 ноября по 25 декабря 2021 года, было предоставлено 55 видеоматериалов. В конкурсе активно приняли участие дошкольные образовательные учреждения как Балтасинский, Сабинский, Тюлячинский, Арский, Кукморский, Атнинсие районы. Во многих из них на первое место поставлена задача воспитания бережного отношения к природе родного края. Что касается критериев оценки театрализованных постановок, то учитывалось их соответствие экологической тематике, зрительское и артистическое мастерство участников конкурса, сценическая культура (качество выступления, знание текста, наличие костюмов, атрибутики). Отрадно, что темы постановок были актуальными, интересными, соответствовали поставленным критериям. В каждом конкурсе победителями становятся лучшие из лучших. Так было и в этом случае. Лучшие сельские и районные детские сады были награждены грамотами 1,2,3 степени, а остальные участники был признаны лучшими в определенной номинации.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы белән берлектә “ Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан сәхнә иҗаты” республикакүләм бәйге игълан ителгән иде. 2021 елның 1 ноябреннән 25 декабернә кадәр барган бәйгегә 55 видео материал кабул ителде. Жюри билгеләп үткәнчә, Балтач, Саба, Теләче, Арча, Кукмара, Әтнә районнарының балалар бакчаларыннан килгән эшләрдә экологик юнәлештә эш югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын күрергә мөмкин. Аларның күбесендә туган як табигате, аңа сакчыл караш тәрбияләү бурычы беренче урынга куелган. Театрлаштырылган куелышларны бәяләү критерийларына килсәк, аларның экологик тематикага туры килүе, конкурста катнашучыларның тамаша кылу һәм артистлык осталыгы, сәхнә культурасы (чыгыш ясау сыйфаты, текстны белү, костюмнар, атрибутикалар булу) исәпкә алынды. Шунысы сөендерде, куелышларның темалары актуаль, кызыклы, куелган критерийларга туры килде. Һәрбер бәйгедә дә иң яхшылары җиңүче дип табыла. Бу очракта да шулай булды. Иң яхшы авыл һәм район балалар бакчалары 1,2,3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, калган катнашучыларның һәркайсы билгеле бер номинациядә иң яхшылары дип табылды. Әлегедәй глобаль проблеманы яктырткан республикакүләм бәйгене оештыручылары буларак без, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы канәгатьлек хисе кичердек һәм киләчәктә бу юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшләр эшләргә алынырга ниятлибез. Бүген бу проблема бишектәге баладан алып өлкән буын кешесен дә борчырга тиеш, чөнки планетабызның киләчәгенә куркыныч яный. Без Җир анабызны ата-бабаларыбыздан мирас итеп алмадык, без аны киләчәк буыннардан бурычка алып торабыз. Шуңа күрә җиребезне күз карасыдай сакларга кирәк.
К списку новостей