Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад № 1 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080,РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Дальняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-602-01-28 |
E-Mail: | ds1.tul@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №1 Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Давлетшина Алиса Нурисламовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 110 |
У нас учат: | 12 |
Новости Детский сад №1
Важную роль в воспитательной работе играет создание музейных уголков в детском саду.
Опубликовано: 18.02.2022Балалар бакчасында музей почмаклары булдыру тәрбия өлкәсендә мөһим роль уйный. Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – һәр тәрбияченең бурычы. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.
Балалар үткәннәргә сәяхәт вакытында шушы халкыбызның матурлыкка бай тормышы белән таныштылар. Балалар әби-бабаларыбызның кул эшләренә сокланып, түземле, сабыр булуларына таң калдылар. Кулланыш өчен агачтан ясалган эш кораллары, кулдан үрелгән эскәтер һәм башка әйберләргә бер бала да битараф калмады. Болар барысы да халкыбызның эшчәнлеге, уңганлыгы турында сөйләде. Балаларыбыз тарихи мирасны барлап, матурлыкка сокланып һәм эшкә тартылып, үткәннәребезгә хөрмәт хисе белән тәрбияләнеп үсә.
К списку новостей