Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение -Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Кибякози, ул. Большая, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-605-62-25 |
| E-Mail: | Dsad.bkib@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Большекибякозинский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Султангараева Гульгена Гатаулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Новости Большекибякозинского детского сада
Муса Җәлил туган көн/День рождения Мусы Джалиля
Опубликовано: 15.02.2015Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.
К списку новостей





