МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
Новости Тлянче-Тамакской СОШ
Артур белән горурланабыз
Опубликовано: 18.01.2013
Безнең горурлыгыбыз
Артур Әскать улы Җиһаншин 7-9 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узган татар-башкорт көрәше буенча батыр калды.
Бу егетнең көннән-көн зур уңышларга ирешә баруына үзе укыган Теләнче Тамак мәктәбе дә шаһит. Артур физкультураны үзенең яшәү рәвеше итеп кечкенәдән үк сайлады. Теләнче Тамак авылында яшүсмерләр өчен оештырылган “Милли көрәш” түгәрәгенә 5нче класстан йөри башлады. Җитәкчесе Рамил Наил улы Закиров Артурны милли көрәш буенча һәр ярышта катнаштырып, кирәк вакытта мактап, кирәк урында кырыслык та күрсәтеп, чын ир-егет итеп тәрбияли алды. Р.Н.Закиров “Артурның холкы чын спортчыларныкы. Нинди ярыш уздырсам да, ул беренче булырга омтыла”, - ди. Бу чыннан да шулай. Тренеры һәм үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә Артур бик яхшы спортчы булып өлгерде.
К списку новостей





