МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Безнең гореф- гадәтләребез. 21.06.2018

Иртәбез "Күзләребезне саклыйк" дигән темага сәламәтлек дәресеннән башланды. Иртәнге аштан соң татар халкының гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде.Авылыбызда урнашкан "Фәйзрахман" мәчетендә Нияз хәзрәт бу теманы дәвам итеп безгә дин сабаклары бирде. Төшке аштан соң "Милли бәйрәмнәр" темасына "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде.
-
Уеннар көне. 20.06.2018

Иртәбез сәламәтлек дәресеннән башланды. "Аякларның аруын ничек бетерергә" дигән әнгәмә үткәрдек. Иртәнге аштан соң чишмәгә походка киттек. Анда төрле уеннар уйнадык, чишмә янын чүп үләннәреннән чистарттык. Төшке аштан соң әдәби китаплар укыдык, татар халык уеннары "Йөзек салыш", "Ал кирәк, гөл кирәк","Арка сугыш" уеннарын уйнадык.
-
Тормыш иминлеге көне. 19.06.2018

Иртәне "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дигән сәламәтлек дәресеннән башладык. Вожатыйларыбыз тормыш иминлеге кагыйдәләренә багышланган әнгәмә үткәрделәр, юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы уеннар уйнадык. Соңыннан авылыбызда урнашкан янгын сүндерү депосына экскурсиягә бардык. Янгын сүндерүче Марс Лутфуллин безне андагы хезмәткәрләрнең киемнәре, эш кирәк- яраклары белән таныштырды. Марс абый безне җитезлектә дә сынады: командага бүленеп су ташыдык, аркан тартыштык, вакытка янгын сүндерүчеләр киеменә киендек. Иң өлгерләр татлы призларга ия булды. Көнебез бик файдалы үтте.
-
Өлкәннәр янында кунакта. 18.06.2018

Иртәнге аштан сон тәрбияче Шарафутдинова Р.Р. "Олимпия уеннары тарихы" дигән темага әңгәмә үткәрде, уен төрләре белән таныштырды. Соңыннан авылыбызда урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына "Хәерле көн телим дусларга" дигән концерт программасы белән кунакка кердек. Анда Динара Галиева, Нияз Хикматуллин үзләренең матур җырларын башкардылар, Рүзинә Яхина, Хәлил Борганов нәфис сүз сөйләделәр, кызлар һәм малайлар парлашып та җырладылар. Өлкәннәр безне бик яратып, тагын килүебезне көтеп калдылар. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көнебез кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Бездә бүген Сабантуй! 16.06.2018

һәр кешенең туган җире, авылы үзенә кадерле. Без туган авылыбызны бик яратабыз, аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез, кадерләп саклыйбыз. Тәрбиячеләребез Гайнутдинова З.С, Гимазетдинова Э.С., Шакурова Т.Х., Шарафутдинова Р.Р. үткәргән "Минем кече Ватаным" дип аталган бәйрәм кичәсендә без шул турыда сөйләштек. Татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәме турында әңгәмә үткәрдек. Соңыннан Сабантуйга бүләк җыю йоласын сәхнәләштердек, сабантуйның күрке булган милли уеннар уйнадык.
-
Матурлык көне 14.06.2018

Бездә бүген матурлык көне. Иртәнге аштан соң тәрбиячеләр Гайнутдинова З.С. һәм Шарафутдинова Р.Р. тышкы һәм эчке матурлык турында әңгәмә үткәрделәр. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да җинаять кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер. Кешенең тышкы кыяфәте дә зәвыклы булырга, ул матур, чиста, пөхтә, үзенә килешле итеп киенергә тиеш. Әлеге сөйләшүдән без шундый нәтиҗә ясадык. Шулай ук төрле милләт киемнәре, гореф- гадәтләре турында видеоролик карадык. Соңыннан актлар залында тәрбиячеләр Гимазетдинова Э.С. һәм Шакурова Т.Х. "Матурлык салонында" интеллектуаль уены үткәрделәр. Бәйрәмне төрле милләт биюләре бәйгесе белән төгәләдек.
-
Россия көне 11.06.2018

12 июнь - Россия көне. Бу уңайдан "Россия - минем Ватаным" дигән әңгәмә оештырылды. Шулай ук асфальтта рәсем конкурсы, патриотик җырлар, туган ил, туган як турында сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгеләре үтте. Соңыннан "Байракны тап" интеллектуаль уены үткәрдек.
-
Кинога сәяхәт. 09.06.2018

Лагерьның һәр көне күңелле һәм файдалы үтә. Бүген иртәнге зарядкадан соң "Гәүдәң төз булсын" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Соңыннан безгә кино килде. Без бергәләшеп кино карадык. Көнебез бик файдалы үтте.
-
Күңелле сәяхәт. 08.06.2018

Бүгенге көнне без бик тә көтеп алдык. Без Чаллы шәһәренең ял паркына карусельгә барабыз. Иртәнге тәмле аштан соң йомшак автобусларга утырып без юлга кузгалдык. Ял паркында төрле карусельләргә утырдык, шәһәр белән таныштык. Сәяхәтебез бик күңелле үтте.
-
Тылсымлы куллар 07.06.2018

Бездә бүген бик күңелле очрашу үтте. Барыбыз да яратып укый торган "Тылсымлы куллар" журналының баш редакторы Ландыш апа Файзуллина безгә кунакка килде. Ул безгә изге рамазан айларында дини сабак бирде, бергәләшеп үз кулларыбыз белән брошка ясадык. Ландыш апа барыбызга да күчтәнәч итеп "Тылсымлы куллар" журналын таратты.





