МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2013

Бүген мәктәбебездә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Тантаналы бәйрәмне мәктәп директоры Лилия Дилбаровна җылы тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Бәйрәм кунаклары -район социаль яклау бүлеге башлыгы Г. Ханова , район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Г.Гиниятуллина, әти - әниләр балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да булган әлеге бәйрәм укучылар әзерләгән эчтәлекле монтаж белән үрелеп барды. Алга таба укучыларыбызга уңышлар, хәерле имин юллар теләп калабыз.
-
Пионер туган көнгә багышланган сбор. 18.05.2013

18 май көнне мәктәптә пионер туган көнгә багышлап сбор үткәрелде. Сборның тантаналы өлешендә педагог - организатор Э.С.Гимазетдинова укучыларны варисларның кем , нинди булырга тиешлеге белән таныштырып үтте, 3 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бәйрәмнең 2 өлешендә 5 - 8 сыйныф укучылары белән табигатькә экскурсия оештырылды.
-
Родительское собрание 17.05.2013

17 мая в школе проводилось родительское собрание по теме "Психолого- педагогическая и социально - правовая помощь родителям в воспитании и обеспечении безопасности детей". На тему, как защитить детей от преступных посягательств, выступила Ч.А.Ахметшина. Также были рассмотрены вопросы подготовки к ЕГЭ и ГИА, вопросы летней практики на пришкольном участке, организации летнего отдыха детей и вопросы организации праздничных мероприятии выпускных классов.
-
Универсиада дәресе 15.05.2013

15 май көнне мәктәптә Универсиада дәресе үтте. Аны физкультура укытучысы Роза Исхакова оештырды. Дәрестә интернет материаллары киң кулланылды, интерактив такта ярдәмендә видеороликлар күрсәтелде. Соңыннан укучылар һәм укытучылар өчен спорт уеннары оештырылды. Уеннарга Унивекрсиадада булачак уен төрләре алынды. Дәрес мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
-
Итоги работы кружков 10.05.2013

10 мая 2013г. для младших классов нашей школы была осуществлена постановка сказки на английском языке «Три поросенка». В постановке участвовали ребята, занимающиеся в кружке «Английский с удовольствием» под руководством Бургановой Гульнары Миннебаевны. Это было их заключительным обобщающе-показательным занятием в этом году.
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2013

9 май көнне авылыбызның мәдәният йорты каршындагы Һәйкәл янында Җиңү бәйрәме уңаеннан зур митинг оештырылды. Анда сугышның бөтен авырлыгын , аның газап - михнәтләрен кичергән, иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш ветераннары, тыл - хезмәт батырлары,оешма җитәкчеләре, мәктәп коллективы, авыл халкы җыелган иде. Илебез күгенең 68 ел буена аяз булуы өчен без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәтле. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде. Безнең авылдан 310 кеше сугышка китә. Шуларның бары тик 172 се генә туган якларына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә бары тик 4 сугыш ветераны гына исән. 4 ел дәвамында барган сугыш михнәтләре , зур газаплар гасырлар үтсә дә онытырлык түгел. Безгә тынычлык яулап биргән батырлар даны мәңгелек.
-
Сугыш ветераннарында кунакта 08.05.2013

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә без укучылар белән сугыш ветераннарының өйләрендә булып, алар белән аралашып, хәлләрен белеп, концерт номерлары күрсәтеп кайттык. Бүгенге көндә авылыбызда бары тик 4 сугыш ветераны гына исән: Гатин Солтан, Нуриев Муллахмәт, Хаертдинов Ибраһим, Харисов Халик. Алар гаиләләрендә олы ихтирамлы булып, балаларының, оныкларының кадер - хөрмәтен тоеп яшиләр. Балаларның чыгышын да гаиләләре белән бергә бик яратып кабул иттеләр, үзләре дә сугыш чоры хәтирәләрен балаларга сөйләп, тагын бер кат ул елларның авырлыгын искә алдылар. Мәктәп дирекциясе ветераннарыбызга күчтәнәч пакетлар әзерләгән иде. Алар балаларга һәм мәктәп дирекциясенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Тукай көне 26.04.2013

26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме булды. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Балаларга Тукайның тормыш юлы турында кино күрсәтелде, аның иҗаты буенча викторина үткәрелде. Соңыннан балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иң матур шигырь сөйләүчеләр дип 1сыйныфтан Рәмзил Габидинов, 2 сыйныфтан Сираҗетдинова Алинә, 3 сыйныфтан Файзуллина Индира билгеләнде. Бәйрәм Тукай әкиятләрен карау белән тәмамланды. Шигърият бәйрәменең икенче өлешен 5 - 8 сыйныф укучылары дәвам итте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Гөлсинә Габдрахмановна укучылар белән бергәләп шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерделәр, аның дөнья классик әдәбиятында тоткан урынын билгеләп үттеләр. Бәйрәм укучыларның Тукай шигырьләрен сөйләү белән дәвам итте. Иң матур шигырь сөйләүче укучылар Тукай портреты янында фотога төштеләр. Бәйрәм "Туган тел" җырын күмәкләшеп җырлау белән төгәлләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Арсланова Г.Г. һәм Ямалиева Л.Ф. оештырган бәйрәм укучылар өчен бик файдалы, күп мәгълуматлы булды.
-
Фестиваль 25.04.2013

25 апрель көнне "Шәфкать" үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗат фестивале үтте. Безнең мәктәптән әлеге фестивальдә 5 бала катнашты. Аларның кул эшләреннән, ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Балалар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. "Иң яхшы рәсем" номинациясендә безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Шамсиева Динара 1 урынга лаек булды.Аңа грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәйрәмнән бер генә бала да буш кул белән кайтмады, барлык балаларга да бүләкләр өләштеләр һәм тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
-
Парламент дәрес 25.04.2013

25 апрель көнне мәктәпнең актлар залында 5 - 11 сыйныф укучылары өчен "Россия һәм Татарстан Республикасында закон чыгару. РФ, РТ символлары" дигән темага парламент дәресләре үтте. Аны җәмгыять белеме укытучысы Долорес Мухаматшовна алып барды. Укытучы балаларны Конституция белән таныштырды. Закон чыгару, башкарма комитет, суд органнарының вазыйфалары, аларның Конституция нигезендә эшләүләре аңлатылды. Шулай ук җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге, аларның район, башка дәүләт органнары белән халыкны бәйләү формалары турында да әйтелде.





