МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Урок безопасности 02.09.2014

2 сентября 2014г. в рамках месячника безопасности детей МБОУ «Тлянче-Тамакская СОШ» провели урок безопасности с отработкой планов эвакуации по действиям в случае пожаров.
-
Белем көне котлы булсын! 01.09.2014

1 Сентябрь - Белем бәйрәме зур оешканлык белән үтте. Бәйрәмгә әти - әниләр, ветеран укытучылар, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хановна, ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гиниятуллина, һ.б. бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәмне җылы тәбрикләү сүзләре белән мәктәп директоры Лилия Дилбаровна ачып җибәрде. "Минем кече Ватаным" дип исемләнгән беренче дәрескә кунак итеп авылдашыбыз, отставкадагы подполковник, үзешчән композитор, бик күп китаплар авторы Рубис абый Зариповны чакырдык. Аның чыгышы балалар өчен бик кызыклы, тәрбияви булды. Бәйрәм күңелләрдә матур тәэсир калдырды, яңа уку елына зур көч, дәрт өстәде.
-
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит! 20.08.2014

Яңа уку елы башланырга да бик аз вакыт калып бара. Шуны истә тотып, аз тәэмин ителгән , күп балалы, әти - әнисе беркайда да эшләмәүче гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясе оештырылды. Безнең мәктәптә дә 1 нче сыйныфка килүче 8 балага уку кирәк яраклары , дәфтәр, хезмәт һәм сынлы сәнгать дәресләре өчен папкалар салынган сумкалар тапшырылды. Беренче сыйныфка килүче балаларның , әти -әниләрнең бу шатлыгын бүлешергә районның халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Хановна да килде. Ул балаларны яңа уку елы башлану белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.
- Акция "Помоги своей школе" 29.07.2014
-
Тукай-Кырлайга сәяхәт.
19.06.2014
16 июнь көнне без, укытучылар коллективы, Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булып кайттык. Әлеге музейда 3 залда искиткеч бай экспонатлар урнашкан. Күренекле сынчы Бакый Урманче куллары белән иҗат ителгән Шүрәле, Албастылар, бинаның икенче катына алып менүче әйләнмәле баскыч, Тукай шигырьләре геройларына: Кәҗә белән Сарык, Бала белән Күбәләк, Былтыр белән Шүрәлегә ясалган сыннар әллә кайдан ук үзләренә җәлеп итеп тора. Экскурсовод Чулпан Тукай тормышыннан безгә мәгълум булмаган күп кенә истәлекләр турында сөйләде, авыл уртасында урнашкан Сәгъди бабай йортына алып барды. Арчаның педагогик көллиятендә урнашкан Әлифба музее да бик ошады. Без әлеге сәяхәтебездән эшкә яңа дәрт, илһам алып кайттык.
-
Хуш,мәктәп! 24.05.2014

9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге күңелле дә һәм моңсу да булган бәйрәмдә ата- аналар, авыл җирлеге башлыгы Р.Назметдинов, район башкарма комитет җитәкчесе Р.Асылгараев, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Г.Гиниятуллина, оешма җитәкчеләре һәм бик күп кунаклар катнашты. Алар укучыларга үзләренең җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр. Бу укучылар тормышта үз юлларын табарлар, бүгенге заман таләпләренә кирәкле һәм үзләре яраткан һөнәр сайлап, илебезнең лаеклы кыз - уллары булырлар дигән өметтә калабыз. Хәерле, уңышлы ак юллар сезгә, балалар!
-
Рәхмәт Сезгә, ветераннар! 10.05.2014

Җиңү бәйрәменә багышланган тантана Советлар Союзы Герое Нурмый Шарипов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.А.Муллина укучыларны, укытучылар коллективын бәйрәм белән тәбрикләде. Тарих укытучысы Р.А.Яхина сугыш чорының авырлыклары, ул китергән михнәтләр турында сөйләде. Бәйрәм сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Сугыш һәм Хезмәт ветераннарын, тыл батырларын, авыл халкын мәктәп директоры Л.Д.Исхакова бәйрәм белән котлады. 3 нче сыйныф укучылары бик эчтәлекле әдәби - музыкаль монтаж куйдылар. Һәлак булган ветераннарыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык, алар хөрмәтенә веноклар куйдык. Соңынан мәктәп ашханәсендә барлык ветераннарыбыз, килгән кунаклар хөрмәтенә чәй өстәле әзерләнде.
-
Җиңү көне белән! 08.05.2014

Сугыш ветераннары елдан - ел кими бара. Авылыбызда 3 сугыш ветераны яши. 7 май көнне мәктәп укучылары, авыл советы җирлеге башлыгы Р.Ш.Нәҗметдинов ветераннарның өйләрендә булып ,Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап бүләкләрен тапшырып кайттылар. Өлкәннәребезгә укучылар үзләренең рәхмәтләрен шигъри юллар аша җиткерделәр. Ветераннарыбыз, аларның гаиләләре бик сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп калдылар.
-
Поздравляем! 01.05.2014

26 апреля ученица 8 класса Юсупова Айсылу участвовала на XV Республиканском фестивале исследовательских работ, где была удостоена Диплома II степени в секции «Химия» (руководитель – Ризатдиноа Г.З.).
-
«День посадки леса» 26.04.2014






