МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Республиканский флэш-моб по пропаганде здорового образа жизни «Будь здоровым! Танцуй!» 26.06.2016

Сегодня команда «Бумеранг» провела танцевальный флеш-моб по пропаганде здорового образа жизни «Будь здоровым! Танцуй!». Эта акция призывает жителей села вести здоровый активный образ жизни и способствует формированию позитивного отношения к проекту «SаMоSтоятельные дети» среди населения. В акции приняли участие дети из пришкольного лагеря и жители села.
-
Сау бул,лагерь! 25.06.2016

Бүгенге көнебез шатлыклы да , шулай ук моңсу да. Без бүген дусларыбыз, яраткан тәрбиячеләребез белән уку елы башланганчыга кадәр хушлашабыз. Лагерьда үткән һәр көнебез күңелләрдә озак сакланыр әле. Бүгенге лагерьны ябу тантанасына да ныклап әзерләндек. Концерт номерлары кызыклы уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды, спортта, иҗатта, хезмәттә иң-иңнәр билгеләнде, һәркем татлы күчтәнәчләр алды. Соңыннан үзебезнең "Каенкай"да үткән көннәребез турында уй- теләкләребезне язып серле тартмага салып куйдык. Киләсе елга лагерьның беренче көнендә без ул теләкләрне ачып укырга сүз куештык. Безнең ялыбызны күңелле итеп оештырган тәрбиячеләргә, тәмле ризыклар белән сыйлаган пешекчеләребезгә рәхмәтләр әйтеп таралыштык.
-
Юлларда имин йөрик! 24.06.2016

Бүгенге көнебез юл билгеләре, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды. Җәйге чорда бу бигрәк тә мөһим.Иртәнге аштан соң без юлларда җәяүлеләр, велосипедта, скутерда йөрүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләрне чагылдырган видеороликлар карадык, "Уйный -уйный өйрәнәбез" дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнаштык. Соңыннан машина йөртүчеләргә үз теләкләребезне белдереп буклетлар ясадык. Иң эчтәлекле буклетларны Гөлназ, Алсу, Регина ясады. Ә кечкенәләр өчен юл билгеләренә багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. Данил, Самат, Хәлил иң матур рәсем ясаучылар дип табылды. Төшке аштан соң шахмат түгәрәгендә шөгыльләндек, авыл клубында үткәрелгән "Без сәламәт тормыш рәвешен сайлыйбыз!" дигән чарада катнаштык.
-
Выпускной в 11-ом и 9-ом классах 24.06.2016

Школа точно позади, аттестат получен,
И поздравить вас сейчас нам удобный случай!
Поздравляем с выпускным, и с последним вальсом,
И никто теперь для вас в школе не начальство!
Просто выросли уже и пора прощаться,
Так не хочется сейчас с вами расставаться,
Но желаем вам пути ровного, прямого,
Чтобы жизнь учила вас ласково, не строго!
Чтобы был всегда успех, и диплом, работа,
И ценили вас всегда, и любил бы кто-то,
Чтобы радости в сердцах было очень много,
Точно к счастью привела та, своя дорога! -
Чисталык һәм спорт көне 23.06.2016

Бүгенге көнебез чисталык һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Иртәнге аштан соң вожатый апаларыбыз Гөлнара Миннебаевна һәм Ләйсән Флеровна "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Җәйге чорда чисталыкны саклау бигрәк тә кирәк, ул сәламәтлекнең башы. Соңыннан мәктәп территориясен, үзебезнең уен мәйданчыгын җыештырдык. Төшке аштан соң "Күңелле стартлар" уены оештырдык. Спортинструктор Әлфис Әхнәфович төрле ярышлар оештырып безнең җитезлегебезне сынады. Көнебез кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Хәтер Һәм кайгы көне 22.06.2016

Бүгенге көнебез Советлар Союзы Герое, якташыбыз Нурми Шәрипов истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр куюдан башланды. Соңыннан мәктәбебезгә өлкәннәр йортында тәрбияләнүче әби- бабайлар кунакка килде. Без алар белән бергәләп мәктәп музеена экскурсия ясадык, аларны Нурми Шәриповның сугышчан юлы белән таныштырдык. Хәтер көне уңаеннан зур митинг авыл клубы ишегалдында куелган һәйкәл янында уздырылды. Без сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, аларның батырлыгына сокландык. Бүгенге кояшлы тыныч күгебез өчен без аларга мәңге рәхмәтле һәм бурычлы.
-
Чәчәк бәйрәме 21.06.2016

Бүгенге көнебез чәчәкләргә багышланды. Мәктәп коридоры гөлбакчага охшап калды - бакча чәчәкләре, кыр чәчәкләре, кулдан эшләнгән чәчәкләр күз явын алырлык иде. Айзат үзе кадәр пион букеты алып килгән, ә Рүзәл, Андрей, Ралина бик матур кыр чәчәкләре җыйганнар. Балалар үзләренең букетларын яклауга да бик нык әзерләнгәннәр. Ралина ромашкалар турында сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Азалия белән Адилә чәчәкләр биюе башкардылар, Рүзәл, Наилә җыр башкардылар, Данил, Әмир, Азалия чәчәкләр әлифбасы ясаганнар. Соңыннан чәчәкләрнең дәвалау үзлекләре турында әңгәмә үткәрдек. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Коткаручылар көне 20.06.2016

Ялдан соң зур көч җыеп тагын лагерьга килдек. Бездә бүген коткаручылар көне. Без бүген иң куркыныч һәм кирәкле булган һөнәрләрнең берсе - янгынчылар һөнәре белән танышабыз. Иртәнге тәмле аштан соң вожатый апаларыбыз Гөлнара Миннебаевна һәм Ләйсән Флеровна кояш нурларыннан саклану чаралары турында сәламәтлек сәгате үткәрделәр, һөнәрләр турында бик кызыклы сөйләшү оештырдык. Һәркем үзенең хыялы белән уртаклашты. Арабызда янгынчылар һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар икән. Шушы һөнәр белән якыннан танышу өчен без авылыбызда урнашкан янгынчылар ДПО сына экскурсиягә бардык. Безне Тәлгать абый янгын сүндерү машинасындагы җиһазларның эшләү тәртибе, үзләренең махсус киемнәре белән таныштырды. Янгын сүндерү һөнәрен сайлаучыларга җитез, авырлыклар алдында куркып калмаска кирәклеген әйтте. Без ул киемнәрне үзебез дә киеп, машиналарына утырып карадык,беркайчан да шырпы, тиз янып китүче әйберләрләр белән уйнамаска сүз бирдек. Төшке аштан соң ике командага бүленеп "Күңелле стартлар " уены оештырдык. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Безнең бурычларыбыз һәм хокукларыбыз. 18.06.2016

Бүгенге көнебез аеруча эшлекле һәм файдалы үтте. Иртәнге аштан соң вожатый апаларыбыз безнең бурычларыбыз, хокукларыбыз турында бик кызыклы әңгәмә үткәрделәр, законнар белән таныштырдылар. Соңыннан без авылыбызның "Фәйзрахман" мәчетенә экскурсиягә бардык. Голнур абыстай безне мәчеткә нигез салучылар белән, әхлакый законнар белән таныштырды, Корьән сурәләре укып, аларның тәрҗемәләрен өйрәтте. Үзебезнең балалар арасында да бик оста Корьән аятьләре әйтүчеләр булды. Хәлил, Ралина, Адилә, Гаяс бик күп догалар өйрәнгәннәр. Төшке аштан соң юл кагыйдәләренә багышланган чарада авыл һәм шәһәр урамында йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган рәсем конкурсы үткәрдек, буклетлар ясадык. Алсу, Гөлназ, Рүзәл, Саматның буклетлары бик эчтәлекле дип табылды. Соңыннан күңелле эстафета үткәрдек. Көнебез бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Сәламәтлек көне 17.06.2016

Бүген бездә сәламәтлек көне. Без аны табигать кочагында, авылыбызның Кызылъяр чишмәсе буенда үткәрергә булдык. Зарядка ясап, иртәнге ашны ашаганнан соң юлга кузгалдык. Повар апаларыбыз тәмле уха пешергән арада, без төрле уеннар уйнадык, малайлар балык тотты, ә вожатый апаларыбыз кызлар белән дару үләннәре җыйдылар. Иң оста балык тотучыларны да билгеләдек: Рүзәл, Тимур, Илназ, Айзатларга тиңнәр табылмады. Ә уха "телләрне йотмалы" тәмле булды. Әлеге походтан без зур көч алып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Көннең икенче яртысын да спорт уеннары уйнап үткәрдек.





