• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөреш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"

МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(855)-249-15-12
E-Mail: Ssdr.Tuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Стародрюшевская НОШ"
Руководитель: Андаржанова Навбахор Расуловна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 2 ученика
У нас учат: 1 учитель

Новости МБОУ "Стародрюшевская ООШ"

Җәйге лагерь - 2013

Опубликовано: 14.08.2013

Җ әй–төгәлләнгән уку елы  һәм алдагысы  арасындагы  үзенә күрә бер күперчек ул.  Җәй–ул, барыннан да бигрәк, җылы һәм кояшлы көннәр. Әлбәттә,  “яңгыравыклы” җәйнең  әзер рецепты юк, шулай да безнең укытучылар яхшы кәеф һәм үзара аңлашуның шатлыклы җәйнең нигезе икәненә инанып эш иттеләр. Тәрбиячеләребез Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары  Габсаматова Ф.Х., Фәрхетдинова Р.Х., Сәйфетдинова Л.Ш., Миннахметова Р.Х., Халиуллина З.К., Харисова Д. Ш., Хафизова Г.Ә. булдылар. "Ак каен" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда 21 көн буена җиде яшьтән алып унике яшькә кадәрге 22 бала ял итте һәм үз сәламәтлекләрен ныгытты. Балалар бирегә бик теләп йөрделәр. Чөнки аларның ялы үзенчәлекле, эчтәлекле һәм күңелле үтте. Көндәлек режим ял итүчеләр һәрчак шөгыльле булырлык итеп төзелгән иде. Иртәләребез зарядка белән башланып китте, ачык һавада төрледән-төрле уеннар оештырылды, табигать кочагына, авылыбыз урманнарына экскурсияләргә бардык. Бу ял хезмәт белән үрелеп барды. Чишмә территориясе җыештырылды, балалар көче  белән дару үләннәре җыелды.

Лагерьда ял итү, күптән көтелгән зур вакыйга, Казанда "Универсиада 2013" җәйге спорт уеннары белән тәңгәл килде. Шул уңайдан, без дә лагерьда кече универсиада үткәрдек, универсиада яңалыклары белән даими танышып бардык. Тәрбиячеләребез балаларны нинди генә спорт төрләрендә сынап карамадылар. Укучыларыбыз  шахмат турнирында, җиңел атлетика, бадминтон, волейбол һәм футбол буенча спорт ярышларында бик  теләп катнаштылар.
           Җәйге мәктәп яны лагере ата-аналар өчен дә бик уңайлы булды. Балалар да, әти-әниләр дә канәгать калдылар.  Беренчедән, бала – күзәтү астында булды, икенчедән, балалар замана чире – компьютердан аерылып, виртуаль дөньядан чын тормыш казанында яшьтәшләре арасында кайнап яшәделәр: кояшта кызындылар, ял иттеләр, тәмле итеп ашадылар һәм көннәрен файдалы итеп үткәрделәр.




Источник: Җәйге каникуллар башлану белән Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбендә, шау-гөр килеп, "Ак каен" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерь балаларның ялын һәм хезмәтен берләштергән юнәлештә булды.

К списку новостей