Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Новости Мусабай-Заводской СОШ
Рузалия апада кунакта
Опубликовано: 30.01.2013
Без, 1 һәм 3 нче класс укучылары , Мусабай-Завод авылында яшәүче Гайнетдинова Рузалия апага булышабыз. Ул-инвалид, йөри һәм сөйләшә алмый. Рузалия апа моңаеп утырмый: “Күңел” радиосын яратып тыңлый, газетадагы яңалыклар белән таныша, матур итеп чигә. Без аның батырлыгына сокланабыз. Шушы матур сыйфатларны ул балаларда тәрбияләргә тырыша. Безнең укучылар аның янына кергәч, үзләренең осталыкларын күрсәтәләр: шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар. Соңыннан үзләре ясап кергән төрледән-төрле аппликацияләрен Рузалия апага бүләк итәләр. Шулай ук ул көндәлек алып бара. Бу көндәлектә үзенең кичерешләрен, балаларга, укытучыларга, гомумән, барлык кешеләргә теләкләрен, рәхмәтен яза. Без аны бергәләп укыйбыз һәм барыбызга да бик рәхәт була. Шушы көннәрдә генә аның 65 еллык юбилее булып узды. Без аны туган көне белән котладык һәм үзебезнең шигъри бүләкләребезне тапшырдык. Ул бик шатланды, үзенең чиксез зур рәхмәтен белдерде.
К списку новостей










