• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27
Телефон: +7(855)-279-63-43
E-Mail: Smzav.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ».
Руководитель: Нуртдинова Эльвира Робертовна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: Школа 67 учащихся, Детский сад26
У нас учат: 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя

Новости Мусабай-Заводской СОШ

Гомуми ата-аналар җыелышы

Опубликовано: 15.01.2013

Мусабай-Завод урта мәктәбендә 56 укучы 47 гаиләдән килеп белем ала. Кзыл Байрактан 9 бала 8 гаиләдән килеп укый, Ташкичүдән 6 бала 5 гаиләдән килеп белем ала. Мусабай-Заводтан 41 бала 34 гаиләдән  килеп белем ала. Җыелышка барлыгы 43 ата-ана килгән иде. 4се эштә булу сәбәпле килә алмадылар.

Ата-аналар җыелышының көн тәртибе:

1.     «Камыр батыр маҗаралары» спектакле күрсәтү – Нуртдинова Э.Р.

2. Доклад: Укучыларда начар гадәтләр булдырмауда әти-әниләрнең роле. –Хайруллина Р.Ф.

3. 2 чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар.- Калимуллина С.Р.

4. Тәрбия эше нәтиҗәләре. Гараева Р.М.

5. Авыл җирлеге башлыгы Миннехузин И.К. чыгышы.

6. Мәктәп директоры Марсалов Н.В. чыгышы.

Килгән ата-аналаргапедагог-оештыручы әзерләгән  Сәламәтлек театры «күчтәнәч» тапшыруына нигезләнеп күрсәтелде.

ГИБДД хезмәткәре 2012 ел нәтиҗәләре белщн таныштырды һәм ата-аналарны үз балаларына игътибарлы булырга чакырды.

 Башлангыч сыйныф укытучысы Хайруллина Р.Ф. үзенең докладында әңгәмәгә ата-аналарны да җәлеп итә алды. Аның доклады презентация белән бергә үрелеп барды. Докладка кушылып биология укытучысы Абдуллина Ф.М. үз фикерләрен әйтте. Авылыбыз фельдшеры Ягфарова Х.Ш. начар гадәтләргә тукталып узды. 

 Уку-укыту буенча директор урынбасары Калимуллина С.Р. чирекне гел 5 кә генә һәм 4 ле, 5 леләргә укучылар белән таныштырды. Район олимпиадасында урын алучы 8 укучы белән таныштырды. Дәресне күп калдыручылар һәм гел калдырмаучылар исемлегенә басым ясады.  9нчы сыйныф укучыларының укуга карашларын тирәнтен анализлады.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гараева Р.М. мәктәп укучыларының 100% өстәмә белем алуга тартылуларын әйтеп китте. Өстәмә белем бирү 4 юнәлештә алып барыла:

·        ЦВРдан берләшмәләр;

·        Спорт мәктәбе филиалы

·        Музыка мәктәбе филиалы

·        Яшүсмерләр клубы

Мәктәп укучыларының төрле спорт чараларында, төрле бәйгеләрдә урын алган укучылар белән таныштырды һәм презентация белән күрсәтеп барды. Кышкы каникулга кыскача анализ ясады.

Авыл җирлеге башлагы Миннехузин И.К. районда узган бүгенге конференциядә Мусабай-Завод урта мәктәбенең шашка һәм шахмат ярышларының икесендә дә 1 урынны алып кубок белән бүләкләнүләрен җиткерде.  Предмет олимпиадаларында җиңуче булган өч укучының ата-анасына рәхмәт хатларын тапшырды.( Марсаловлар, Шайхеевлар һәм Саетгараевлар гаиләсе)

Мәктәп директоры Марсалов Н.В. мәктәптә алып барыла торган соңгы яңалыклар белән таныштырды.

 

 



К списку новостей