Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Новости Мусабай-Заводской СОШ
Буыннар очрашуы
Опубликовано: 19.05.2012
Буыннар очрашуы…
Мусабай-Завод урта мәктәбендә сугыш чоры балалары белән очрашу булды. Мәктәп укучылары кинолардан гына карап, тарих китапларыннан гына укып белгән сугыш афәтләрен тагын бер тапкыр күз алдыннан кичерделәр…
Бу очрашу Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршы алу максатыннан булды. Безнең авыл җирлегендә өч авылга ике генә сугыш ветераны калды. Алар инде очрашуларга килә алмый… Очрашуга килгән авылыбызның мөхтәрәм сугыш чоры кешеләре: күп еллар фермада бозаулар карап, мактау такталарыннан төшмәгән Миннегулова Наилә апа, шулай ук үз вакытында фермада бер эштән калмыйча эшләүче Зарипова Назирә апа, сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Гильметдинова Флера апалар иде. Наилә һәм Флера апаларга сугыш башланганда нибары – 5 яшь, ә Нәзирә апага 7 яшь булган. Алар ачлыкның михнәтләрен татып үскән буын кешеләре. Сугыш чорында өйләренә дә кайтып керә алмаган әниләренә алар алмашчылар булганнар, өйдәгеләргә күз колак булып торганнар.
Аларның балаларга булган теләге: «Без күргәннәрне бер бала да кабат күрмәсен, сугыш афәтләре кабат илебезгә кермәсен!» Бу очрашуны мәктәбебезнең тарих укытучысы Нуртдинова Э.Р. һәм авылыбызның инвалидлар оешмасы рәйсе Фархетдинова Фаридә апа һәм ветераннар советы рәисе Гильметдинова Мәскүрә апалар оештырды. Бу очрашулар укучылар күңелендә озак сакланыр.
К списку новостей










