Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биюрганская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423889, Республика Татарстан, Тукаевский район, д. Биюрган, ул. Мирная, д. 64б |
| Телефон: | +7(855)-237-78-11 |
| E-Mail: | Sbiu.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Биюрганская ООШ» Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Валиахметова Гузель Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 47 обучающихся, 16 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биюрганская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Рус теле көне 06.06.2016

А.С.Пушкин - бөек шагыйрь. Аның туган көнен рус теле көне итеп, зурлап үткәрәләр. Шул максаттан, лагерьда А.С.Пушкин әкиятләренә багышланган викторина, рәсем конкурсы, шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде, тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация каралды.
-
Оста куллар көне 04.06.2016

Бүген бездә "Оста куллар" көне. Кәгазьдән төрле фигуралар ясадык.
-
Яшь рәссамнар көне 03.06.2016

Лагерьда бүген яшь рәссамнар көне. Барыбыз да кулга карандашлар тотып, матур-матур рәсемнәр ясадык.
-
Лагерьны ачу 02.06.2016

Бүген лагерьны ачу тантанасы булды. "Акчарлак" ял лагеренда ике отряд оешты: "Смайлики" һәм "Молния".
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2016

Мәктәпләрдә укулар тәмамланган, җәй башланган, ял лагере эшли башлаган , Сабантуйлар гөрләгән вакыт. Менә шундый күӊелле вакыйгалар белән башланып китте балаларныӊ җәйге ялы.1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне мәктәптә зур бәйрәм итеп үткәрелде.
-
Математикадан имтихан 31.05.2016

31 нче майда 9 нчы класс укучылары математикадан төп дәүләт имтиханы тапшырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 30.05.2016

Бүген мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хаматова Б.Т. 2015-2016 нчы уку елы нәтиҗәләре белән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйләҗева Г.Ә. укучыларның җәйге ялын оештыру турында һәм җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Имтиханнар башланды 26.05.2016

Бүген мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары информатика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән төп дәүләт имтиханнарын тапшырдылар.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2016

Бүген мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Аларны алда зур сынаулар - имтиханнар көтә. Уңышлар сезгә, укучылар! Хыялларыгыз тормышка ашсын!
-
Торак-коммуналь хезмәтләр түләү 24.05.2016

Халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру – Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге эшне уңышлы тормышка ашыру өчен республика үз алдына шактый зур максатлар куя: 2018 елда Татарстанда барлык төр хезмәтләрнең 70 процентка якыны интернет аша башкарылырга тиеш. Шул максаттан, мәктәптә информатика укытучысы Ахметова А.М. авыл халкын интернет аша торак-коммуналь хезмәтләргә түләргә өйрәтте. Авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирелде.













