Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - детский сад «Кызыл Калфак» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - "Кызыл калфак" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423889, Республика Татарстан, Тукаевский район, д. Биюрган, ул. Мирная, д. 64б |
| Телефон: | +7(855)-237-78-47 |
| E-Mail: | Kyzylkalfak.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - детский сад "Кызыл калфак" |
| Руководитель: | Шамилова Гулфия Гариповна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 1 |
Новости детского сада
Безнең Боерган авылында 1 нче майда "Карга боткасы "бәйрәме үткәрү традициясе яшәп килә.Борынгылар инануы буенча язны җылы яклардан кара каргалар алып килгән,шуңа күрә кешеләр алар килү хөрмәтенә ботка пешергәннәр.Балалар әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар.Бәйрәм көнне барлык балалар азык-төлек:ярма,май,тоз,йомырка һ.б. алып су буена яки тау итәгенә җыелалар.Апалар-әбиләр зур-зур казаннар асып учак ягып җибәрәләр,җыелган барлык ярманы салып бик тәмле итеп ботка пешерәләр.Ботка пешкән арада төрле уеннар уйнап олысы-кечесе күңел ача.Бу бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамлана.Ботканың бер өлеше кошларга калдырыла, ә бер өлешен авылга алып кайталар, чөнки аңардан авылның барлык кешеләре дә авыз итәргә тиеш.Халыкта "Карга боткасы" ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була дигән ышану яши. Балалар тәрбияче апалары белән "Карга боткасы"пешә торган тау итәгендә экскурсия вакытында.
Опубликовано: 30.04.2013Источник: Детский сад
К списку новостей









