• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бетькинская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бетькинская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов" Тукаевского района Республики Татарстан. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423877, Республика Татарстан, Тукаевский район, село Бетьки, ул.Центральная д.43
Телефон: +7(855)-249-29-77
E-Mail: Sbet.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Бетькинская СОШ с углубленным изучением отдельных предметов" Тукаевского района РТ
Руководитель: Шагимарданова Раушания Анваровна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 420 учеников
У нас учат: 34 учителей

Новости Бетькинской СОШ с углубленным изучением отдельных предметов

Апрель - Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай.

Опубликовано: 27.04.2013

Апрель - Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай. Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Тукай иҗатын кызыксынып өйрәнүчеләр һәм бәйгедә катнашучылар саны да елдан-ел арта. Тукайга булган мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә. Аның иҗаты һаман да дулкынландыра, уйландыра, дәрт бирә, яшәүгә ямь, күңелгә рухи азык өсти. Туган телне, милли hәм рухи культураны үстерү максатыннан апрель аеның соңгы атнасында безнең мәктәптә туган тел атналыгы үтә. Бу уңайдан шигырь бәйрәмнәре, әдәби викториналар, Г.Тукайның тормыш юлы, иҗатына, туган телгә багышланган дәресләр үткәрелә, стена газетасы чыгарыла, рәсемнәр бәйгесе оештырыла. Быел да Г.Тукай иҗатына багышланган атналыкта безнең мәктәп укучылары бик теләп катнашты. Шигырь бәйрәменә әзерлек алдан ук башланды: укучылар Тукай шигырьләрен ятладылар, аның сүзләренә язылган җырлар өйрәнделәр. Шулай ук аның әсәрләренә ясалган рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Г.Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәмендә мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Шигырь сөйләүчеләрне тыңлаганнан соң, бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде. 1-4 нче сыйныф укучылары арасында I урынга 2 нче б сыйныфы укучысы Ибатова Эльвина (Җитәкче: Газизова О.А.), II урынга 1нче б сыйныфы укучысы Липатьев Андрей (Җитәкчесе: Исаншина Е.А.), III урынга 3 нче а сыйныфы укучылары Меновщикова Марина һәм Залеева Алсу (Җитәкче: Гайнатуллина Т.Г.), 5-7 нче сыйныфлар арасында I урынга 5 нче б сыйныфы укучысы Хисматова Гөлназ (Җитәкче: Якупова Г.З.), II урынга 5 нче а сыйныфы укучысы Вәлиева Алия (Җитәкче: Шарапова Р.М.), III урынга 6 нчы а сыйныфы укучысы Савинова Анна (Җитәкче: Шагимарданова Р.А.), 8-11 сыйныф укучылары арасында I урынга 8 нче а сыйныфы укучысы Галлямова Динара (Җитәкче: Якупова Г.З.), II урынга 10 нчы сыйныф укучысы Ахметгалиева Гөлназ (Җитәкче: Исламова М.Х.), III урынга 7 нче а сыйныфы укучысы Гатина Ләйлә (Җитәкче: Лысенкова С.Л.) лаек булдылар. Кичәне оештыруда татар теле һәм әдәбият укытучылары Якупова Г.З., Шарапова Р.М., Исламова М.Х. зур көч куйдылар.


К списку новостей