МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Тетюшского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422370, Республика Татарстан, Тетюшский район, г.Тетюши, ул. Ленина, д.37 А |
| Телефон: | +7(843)-732-53-28 |
| E-Mail: | oo.tet@tatar.ru; roo.tetushi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Кирилина Гульнара Феридовна |
Отдел образования Тетюшского района
Районный семинар учителей татарского языка и литературы
Опубликовано: 15.03.20192019 нчы елның 15 нче мартында «Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Укытуга метапредмет якын килү – Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе” темасы буенча рус мәктәпләрендә эшләүче туган тел һәм әдәбият укытучыларының район семинары үткәрелде. Әлеге семинарда районның “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Сафиуллова Рима Гомәр кызы, Тәтеш татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе Ибраһимова Асия Заһир кызы , Тәтеш районы мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Халитова Миләүшә Мөнип кызы һәм 21 укытучы катнашты.
Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәйхетдинова Р.Р. 3А сыйныфында “Әдәпле сүзләр” , Гасимова С.И. 2В сыйныфында “Мин Татарстанда яшим”, Гомәрова Р.Ф. 8Б сыйныфында “Әниләр турында сөйләшү”, Хәсәнова Г.Р. 4В сыйныфында “Хайваннар дөньясында (дүртаяклы дусларыбыз)”, Исмәгыйлева Г.И. 7 нче Б сыйныфында “Татарстан”, Садриева Ч.Г. 7А сыйныфында “Ел фасыллары.Охшату-чагыштыру рәвешләре” темасына ачык дәресләр күрсәтте.Әлеге ачык дәресләр укытучылар тарафыннан җентекләп анализланды һәм югары бәяләнде.
“Туган якта һәр тал җырлый”дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәне укытучылар Хамидуллина Р.И. һәм Хәсәнова Г.Р.татар төркемендәге укучылар белән әзерләгән иде. Балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре,матур җырлары, спектакльдә чын артистларча уйнаулары һәркемне сокландырды.
Барлык катнашучылар семинар файдалы,нәтиҗәле булды дигән фикердә таралыштылар.
15 марта 2019 года на базе МБОУ «Тетюшская средняя общеобразовательная школа № 1 имени Героя Советского Союза Ханжина Павла Семеновича» состоялся районный семинар учителей родного языка и литературы, работающих в русскоязычных школах, по теме: “Метапредметный подход к преподаванию – основное требование федерального государственного образовательного стандарта”. В семинаре приняли участие руководитель “Ак калфак” Сафиуллова Рима Гумеровна, руководитель Тетюшского Татарского общественного центра Ибрагимова Асия Захировна , методист по национальному образованию отдела образования Тетюшского района Халитова Миляуша Мунибовна и 21 учитель.
К списку новостей











