Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" Спасского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль бюждет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ямбакты авылы "Салават күпере" балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул.Школьная, д.7 |
| Телефон: | (84347)38315, +7(937)-005-70-17 |
| E-Mail: | "Raduga.Spas@tatar.ru" |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" |
| Руководитель: | Галяутдинова Фаиза Асатовна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 2025-2026 учебном году обучается 5 детей. |
| У нас учат: | 1-воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" Спасского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль бюждет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ямбакты авылы "Салават күпере" балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Өлкәннәр көне 01.10.2018

Авылыбызда быел "Өлкәннәр көне" авыл җирлеге, мәктәп һәм балалар бакчасы көче белән үткәрелде. Дәү әниләребезне котлап шигырьләр өйрәндек, матур җырлар бүләк иттек.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе-
Бары да безгә карата.
-
Сөмбелә бәйрәме 21.09.2018

Бүген безнең балалар бакчасында "Сөмбелә" - Уңыш бәйрәме булып узды. Балалар янына кунакка Көз кызы - Сөмбелә килде. Төрле ярышлар, дидактик уеннар берсен- берсе алыштырып кына торды Соңыннан көзге уңышлар белән сыйлану булды.
-
Балаларны яклау көне 30.05.2018

Бүген без бакчабызда балаларны яклау көнен үткәрдек.
-
Җиңү бәйрәме 10.05.2018

9-май илебездәге һәр кешенең иң яраткан бәйрәме. Шатлыклы һәм моңсу бәйрәм. Бу көнне без авылыбыз уртасындагы һәйкәлгә чәчәкләр куйдык, батыр авылдашларыбызны искә алу кичәсендә катнаштык.
-
Г.Тукай туган көн 26.04.2018

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бүген туган көне. Авылыбызның китапханәчесе Ләйлә апа аның турында бик эчтәлекле һәм файдалы чыгыш әзерләп килде. Соңыннан Г.Тукайның "Шүрәле" әсәре буенча төшерелгән мультфильм карадык
-
Сәламәтлек көне 06.04.2018

5 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көнен саф һавада уеннар уйнап билгеләп үттек. Бу көнне мәйданчыкта җепшек кардан сыннар әвәләдек, хәрәкәтле уеннар уйнадык, кар йомарлап аттык. Уйнап кергәч бакча хезмәткәрләре балаларны витаминлы ризыклар белән сыйладылар.
-
Кошлар көне 01.04.2018

1 нче апрель - Бөтендөнья Кошлар көнен без бакчабызда файдалы эшләр белән билгеләп үттек. Әтиләребез арасында сыерчык оялары ясау буенча ярыш игълан иткән идек. Алар барысы да бу бәйгедә теләп катнашты - безгә бик матур сыерчык оялары ясап бирделәр. Мәктәп укучылары технология укытучылары кул астында ул ояларны колгага куйдылар. Сыерчыкларны түземсезлек белән көтәбез!
-
Нәүрүз бәйрәме! 27.03.2018

21 март көнне бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Кунакка Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде. Җыр-бию, уен-ярышлар берсен берсе алмаштырып кына торды.
Ел саен үткәрелә торган бу бәйрәмне бакчада тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да көтеп ала. Карачкы яндырып, коймак һәм Нәүрүз боткасы ашап бәйоәмне урамда дәвам иттек
-
Әниләр бәйрәме 07.03.2018

Бакчабыз 7 нче март көнне шау-гөр килеп торды. Бу көнне без кадерле әниләрне, дәү әниләрне бәйрәм иртәсенә чакырдык. Хатын-кызларыбызны котларга дип өйрәнгән шигырьләр, җырлар, биюләр берсен-берсе алыштырып торды. Соңыннан кунакларны өчпочмак һәм чәй белән сыйладык. Үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләрне тапшырдык.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018

Бүген балалар бакчасында бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек.Китапханәче Хөсәенова Ләйлә бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. Балаларыбыз яраткан әтиләренә бик тырышып үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Соңыннан малайлар арасында "Ягез әле, малайлар!" исемле ярыш үткәрдек.











