• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • МБОУ "Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36
Телефон: +7(843)-473-32-78
E-Mail: Sisr.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Иске Рязяпская СОШ"
Руководитель: Файзиев Ильнур Гаммарович
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 22 обучающихся
У нас учат: 17 педагогов

Новости Иске-Рязяпской СОШ

Кышкы каникуллар күңелле үтте.

Опубликовано: 10.01.2012

Иске Рәҗәп урта мәктәбендә 3 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр кышкы мәктәпалды лагеры эшләде. Укучылар белән эшләүдә максат итеп  патриотик тәрбия, сәламәт яшәү рәвеше, татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту бурычы алынган иде.  Лагерьга  35 бала йөрде. Монда көн дәвамында кызыклы чаралар үткәрелде.Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар,кардан төрле әкият персонажларын ясадылар.Монда барлык укучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 11 сыйныф укучылары “Сәламәтлек театры”күрсәттеләр.Алар “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Алар әкият геройларына киенеп  сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган гадәтләрне тәнкыйтьләделәр. Хәмидуллина Нәзилә,  Миндубаева Гөлия, Минтаһиров Альберт, Ибраһимов Нәфис, Әхмәтвәлиева Энҗе, Минхатыпов Айнур рольләрне бик оста башкардылар. Чыршы тирәли уеннарда укучылар үзләренең яраткан җырларын җырлап, шигырьләрен сөйләп, биюләр биеп күңел ачтылар.

5 гыйнвар көнне  укучылар татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрнең берсе “Аулак өй” уенын уйнадылар.Мәктәпкә балалар халкыбызның югалмас мирасы туплан, үткән заманның серен сеңдергән зиннәтле хәзинәләр: чигелгән сөлгеләр, энҗеле калфаклар, ефәк шәлләр, ашъяулыклар һ.б.алып килделәр.Аулак өй- халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр белән аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу урыны булганлыгын, ул  күңелле  җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп баруын укучылар тагын бер кат раслап күрсәттеләр.Бу көнне Исламова Гөлнара, Зиятдинов Алмаз, Гыйльметдинова Эльвира, Мостафин Фаил, Шәйхиева Ләйсән, Хәмидуллина Лилия, Минсадыков Ранис, Гатин Ранил, Мөхәммәтҗанова Гүзәлия, Каюмов Нәфис, Мөхәммәтҗанова Гөлназ,Ибраһимов Нәфис, Минсафина Лилияләр үзләренең тапкырлыклары, уңганлыклары белән аерылып тордылар.

Көннең бер өлешен 9,11 сыйныф укучылары  бердәм дәүләт имтиханына әзерлек алып барсалар, икенче өлешен күңел ачуга багышладылар.Балалар бергә җыелып шундый күңелле итеп үткәрелгән көннәрдән канәгать калдылар.

 



К списку новостей