Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
1 апрель – кошлар көне.
Опубликовано: 10.04.2014Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус). Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр.
Кошлар көне чирекнең беренче көненә туры килде. Бу көнне кошлар темасына мәгълүматлар тапшыру һәм викторина үткәрелде. Атна буена кош ояларын чистарту һәм яңа оялар кую эшләре алып барылды. Биология укытучысы, “Экология ” түгәрәге җитәкчесе Зиганшина Гөлфия Гәлимҗан кызы “Кошлар безнең дусларыбыз” исемле тамчы-шоу үткәрде. Ярышта “Саескан”, “Күке” командалары көч сынашты. Ярышучы укучыларның җанатарлары өстәмә сорауларга җаваплар биреп командаларга очколар өстәделәр. Башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 сыйныфлар арасында кошлар темасына рәсем һәм кул эшләре, шулай ук “Марш парков” күргәзмәсе ай буе мәктәбебезне бизәде. Башкарылган эшләргә Гөлфия Гәлимҗан кызы нәтиҗә ясап мактау кәгазҗләре тапшырды. Менә алар: Ахметвалиев Динар, Ахметшина Алия, Ахметвалеев Инсаф, Нуруллин Рәфис, Минсафин Адель, Каюмов Ильназ, Каюмов Ильсаф, Ахметвалеева Гүзәл, Ахметшин Марсель, Бахманов Илфат, Габдрахманов Илназ, Хуснутдинов Ильфат, Шагиева Гөлназ, Муратова Маликә, Минхатыпова Алинә, Гатауллин Ислам, Хәмидуллина Камилә, Предтеченский Айдар, Валитова Алисә, Коновалова Снежана, Муратова Робия һәм 3нче, 4нче, 7нче сыйныф коллективлары
К списку новостей
















