Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
“Немеркнуший свет Победы”
Опубликовано: 21.04.2014Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган “Немеркнуший свет Победы” исемле ярыш районыбызда ел саен уза. Безнең мәктәп бу ярышта быел беренче тапкыр катнашты. Өч кешелек команда беренче турда, “Ленинград блокадасы” темасына, тест бирмнәре үтәп һәм 21,5 балл җыеп икенче турга уздылар. Икенче турда команда белән таныштыру, интеллектуаль уен, җирле тарихтан чыгып эзләнү эшен яклау этаплары булды. Командабызны француз партизан отряды исеме “Маки” диеп атадык, чөнки авылдашыбыз Рауф Хайруллович тоткынлыктан качкач француз партизан отрядына кушыла. Интеллектуаль уенда балалар Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Курск сугышлары буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Сугыш темасына җырлар, кинолар, батырларны, полководцыларны таныдылар. Җирле тарихтан чыгып эзләнү эше Рауф Хайрулловичка багышланган иде. Нәтиҗәдә, безнең мәктәп, 9 команда арасында, “Иң яхшы эзләнү эше” буенча беренчелекне яулады. Командир Хабибуллин Фирдүскә, Зиганшина Айсылуга, Гильмутдинова Алсинәгә, Шайдуллина Рүзиләгә тырышлыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей
















