Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Без Г.Камал театрында
Опубликовано: 21.04.201420 нче апрель көнне мәктәбебезнең укытучылары мәркәзебез Казанга, педагогика фәннэре докторы, профессор, РАГН академигы, Россиянең hэм Татарстаннның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү тармагының атказанган хезмэткәре, Татарстан Республикасының Каюм Насыйри, Муса Жэлил, Дамир Сиражиев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, галим-новатор Хуҗиәхмәтов Әнвәр Нуриәхмәт улы чакыруы буенча, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына, Карло Гоцциның “Хан кызы Турандык”драмасын карарга бардык. “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип Г. Тукай юкка гына әйтмәгәндер. Театрның кабатланмас матурлыгына, артистлар-ның оста, рольләрне искиткеч башкаруларына, Казаныбызның елдан-ел матурая баруына сокланып кайттык. Бу экскурсия укытучылар өчен бик күңелле булды. Безне шулай күңелле, файдалы ял иттергәне өчен Әнвәр әфәнде Нуриәхмәт улына зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә!
Киләсе очрашуларга кадәр!
К списку новостей
















