• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • МБОУ "Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36
Телефон: +7(843)-473-32-78
E-Mail: Sisr.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Иске Рязяпская СОШ"
Руководитель: Файзиев Ильнур Гаммарович
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 22 обучающихся
У нас учат: 17 педагогов

Новости Иске-Рязяпской СОШ

Гомуми ата-аналар җыелышы үтте

Опубликовано: 12.04.2014

 12 апрельдә  үткән ата-аналар җыелышында мәктәп директоры Әнисә Булатова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәдинә Җамалиева,  педагог-оештыручы Роза Вилданова уку-укыту һәм төрле юнәлештә тәрбия бирү турында сөйләделәр.

     Соңгы елларда укучыларның мәктәптә белем алуда ирешкән уңышлары яңача бәяләү формасы – төп һәм бердәм дәүләт имтиханы белән тикшерелә. Җыелышта бу имтиханнарның максатларын, кагыйдәләрен укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илнур Фәйзиев аңлатты.

     Кыскасы, мәктәбебезнең укытучылар коллективы яңа шартларда яшәргә, эшләргә сәләтле  шәхес тәрбияләү өчен  бөтен тырышлыгын куеп эшли. “ Гыйлемгә тотынган югалмас”,- ди халкыбыз. Безнең мөгаллимнәребез, укыту һәм тәрбия эшендә үтемле алымнар кулланып, укучыларга тирән белем бирәләр.

     Туган тел айлыгы кысаларында сөекле Тукаебызның “ Театр яктылыкка, нурга илтә...” дигән сүзләрен искә алмыйча мөмкин түгел. Озак еллардан бирле традициягә кергән укытучыларыбызның сәхнәдә театр куюларын быел да авыл халкы бик зарыгып көтеп алды. Даими тамашачы буларак, аларның осталыгын, искиткеч талантлы булуларын күрми, әйтми мөмкин түгел. Әйе, укытучы – артист та ул! Без, авыл халкы, тормыш мәшәкатьләреннән арыну, ял итү өчен Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясен карарга килдек, һәм, дөрестән дә, бөтен җаныбыз-тәнебез белән сәхнә тормышына кереп китеп, сокланып, хозурланып утырдык.

     Укытучы-артистларыбыз Флюра Гарәфетдинова, Мәдинә Җамалиева, Равил Шәфигуллин, Рүзинә Хәмидуллина, Гөлназ һәм Илнур Фәйзиевләр, Рәсим Бадиков үз рольләрен искиткеч табигый, тормышчан, югары дәрәҗәдә башкардылар. Куелган әсәрнең тәрбияви әһәмияте дә зур: бөтенесе тормыштан алынган, яхшы-яманы да, мәхәббәт-нәфрәте дә..., савабы-гөнаһы да.

     Залдагы тамашачыга да сокланмый мөмкин түгел. Зал тулы халык - өлкәннәр дә, урта буын тамашачы да, яшьләр дә ике сәгатьтән артык, дөньяларын онытып, көлеп утырдылар. Театр югары профессиональ югарылыкта, зур осталык белән уйналды. 



К списку новостей