Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Татар теле һәм әдәбиаты укытучылары форумы
Опубликовано: 27.08.2011
27 нче август көнне Татарстан Республикасы Спас районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбендә “ Дәверләрне ачар ачкычым бар – рәхмәт яусын туган телемә!” – дип аталган бик зур тел форумы үткәрелде.Бу форумда йөзгә якын кеше катнашты: педагогия фәннәре докторы,профессор Хуҗиәхмэтов Ә.Н., районыбыз башлыгы Нугаев К.Ә., барлык мәктәпләрнең директорлары,аларның урынбасарлары,балалар бакчалары мөдирләре,татар теле һәм әдәбияты,рус теле, инглиз теле,чуваш теле укытучылары, ветеран укытучылар да күп иде. Аның җитәкчесе һәм оештыручысы - район мәгариф бүлегенең баш белгече Игламова Ә.Ф.Форум бик матур чыгышлар: татар,рус ,инглиз, чуваш телендә яңгыраган җырлар, шигырьләр,биюләр белән бергә үрелеп барды; күргәзмәлелек тә искиткеч иде.
Форумның ахырында озак еллар милли мәгарифне устерүгә узләреннән зур өлеш керткэн, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган өлкән яшьтэге татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм шулай ук туган көннәрен билгеләп үтүче юбиляр укытучыларны да котлау үткәрелде. Аларга мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмебез табын янында көндезге аш, тәмле чәй эчүләр белән тәмамланды,һәм барлык катнашучы кешеләр күңелендә бары тик җылы, тирән, матур хисләр генә уятты.
К списку новостей
















