• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • МБОУ "Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36
Телефон: +7(843)-473-32-78
E-Mail: Sisr.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Иске Рязяпская СОШ"
Руководитель: Файзиев Ильнур Гаммарович
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 22 обучающихся
У нас учат: 17 педагогов

Новости Иске-Рязяпской СОШ

Әфган сугышы...

Опубликовано: 15.02.2014

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шул уңайдан мәктәптә “Язмыштан узмыш юк” исеме астында Әфганстан сугышында катнашкан аылдашлар һәм райондашларыбыз истәлегенә багышлап кичә үткәрдек. Кичәне җәмгыять белеме укытучысы Флюра Миннасых кызы Гарәфетдинова оештырды. Кичәдә Әфган сугышына багышланган шигырьләр укылды,җырлар җырланды, кинолардан өзекләр күрсәтелде. Укучылар сугышта булган авылдашлары турында  сөйләделәр.

Шушы мәктәпне тәмамлаган 16 егет Әфгәнстан сугышында катнаша. Барысы да исән-сау туган авылларына әйләнеп кайталар. Алар арасыннан авылда Рәис Харис улы Минсафин гына яши. Калганнары Яр Чаллы, Түбән Кама һ.б. шәһәрләрдә яшиләр. Әфган сугышчылары турында җыелган материалны җирле музейга альбом ясап тапшырдык.

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.

Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

 



К списку новостей