Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Балаларны яклау көненә багышланган чара
Опубликовано: 16.05.2011
Тормышта нинди генә авыр хәлләрдә калмыйсың. Һәрнәрсәгә һәрвакыт яшьтән үк әзер булып торырга, үзебезне үзебез саклый һәм яклый белергә тиешбез. Кыскасы, һәрдаим иминлегебез турында уйларга тиешбез.
Табигатьнең матур гына уянып, агачларның чәчәккә бөреләнгән бер көнендә мәктәбебез белән балаларны яклау көнен билгеләп үтәргә дип авылыбызның бик ямьле бер җиренә җыелдык. Барыбыз да спорт киеменнән, велосипед һәм ризыклар тутырылган рюкзакларыбызны алдагы көнне үк әзерләп куйган идек. Тиешле урынга килеп җитүгә, без утыннар әзерләп учак тергезеп җибәрдек. Казаннарыбызга су салып аш әзерләү эшенә керештек. Пешекчеләребез алдан билгеләнгән булганга аларны аш-су әзерләргә калдырып, калганнарыбыз ярышлар үтәчәк мәйданга җыелдык. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илназ абый Мәхмүтов өйрәтүенчә, һәр сыйныфтан 4 кешелек команда һәм нинди эстафеталар буласы аңлатылды. Вакыт бирелүгә без -8 сыйныф укучылары Илнар Сәлимов, Айдар Зиятдинов, Гөлназ Җиһаншина һәм мин ( Шаһиева Гөлия) билгеле бер араны велосипедта йөгереп үттек. Аннары ял итү өчен плащ-палатканы тиз арада төзеп куйдык. Монысы бик төгәл үтәлде. Безнең алдан 11, 10, 9 сыйныф укучылары учак кабызып аны сүндереп киткәннәр иде инде. Ике егетебез тиз арада утта куйдылар, учак дөрләп янарга да тотынды. Бераз барганнан соң, яралы иптәшеңә беренче ярдәм күрсәтергә һәм аны ашыгыч ярдәм машинасына носилка белән илтеп куярга иде. Кызлар җитез генә “яралыны” бәйләделәр, җай гына носилкага салып тиешле урынга җиттек кенә, шулвакыт “һава” дигән сигнал килеп иреште. Дүртебез дә берара җирдән шуышып бардык. “Радиацияле урын»га җиткәч, махсус саклагыч киемнәребезне киеп, беренче төпләнгән урыныбызга кайтып җиттек. Палаткабызны тиз генә җыеп алдык, учагыбызны ут сүндергеч белән сүндердек тә, велосипедларыбызга утырып кайтырга юл алдык. Менә алда тау менәсе. Инде хәл дә юк, арылды. Актык көчебезне җыеп ашыга-ашыга менәбез. Ниһаять, финиш һәм безнең команданың үтәгән вакыты әйтелде. Дүрт команда арасында иң өлгерләре, җитезләре без икән бит! Сыйныфыбыз өчен бу нинди шатлык һәм ничаклы куаныч булды.
Ярышлар тәмамланганнан соң, бергә-бергә табынны әзерләп бетердек. Саф һавада рәхәтләнеп сыйландык. Шуннан соң татар халкының милли уеннарын уйнап күңел ачтык. Соңыннан үзебез туктаган урынның чүп-чарларын яндырып, җыештырып калдырдык. Ялыбыз күңелле һәм файдалы үтте.
Гөлия Шаһиева
Иске Рәҗәп гомуми урта белем
мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
К списку новостей
















