Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Казанга-театрга.
Опубликовано: 20.05.2011
Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чараны үткәрү өчен, Көек авылына бер төркем Казаннан кунаклар килгән иде. Алар арасында, укучылар яратып укый торган, “Татар балалар әдәбияты” дәреслегенең авторлары Минһаҗева Л.И.,Мияссарова И.Х. һәм якташыбыз педагогия фәннәре докторы, профессор, академик Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтовта бар иде. Ул иң актив укучыларны 19 май көнне, варисларның туган көненә, Казанга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кунакка чакырды.
Икенче көнне Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Урта Йорткүл, Болгарның 1, 2 һәм санаторий мәктәп укучылары автобусларга утырып Казанга юл тоттык. Юлда укучылар күңелле җырлар җырлап, кызыклы хәлләр сөйләп бардылар. Театр каршына автобуслар белән килеп туктауга, безне Әнвәр Нуриәхмәтович каршы алды.Ул безнең хәлләрне белешкәч, булачак чаралар белән таныштырып үтте. Театр эченә кереп чишенгәч, безне музей җитәкчесе Г.Камал исемендәге театр - күп милләтле халыкның алдынгы мәдәният учакларының берсе булуы турында сөйләп китте. Театрның 1906 елда тууын, “Сәйяр”труппасын оештыручыларның берсе күренекле актер һәм режиссёр Габдулла Кариев булуын әйтте.Аның шәхси әйберләре белән таныштык. “Сәйяр”,”Нур”,”Ширкәт”труппаларында һәм хәзерге вакытта эшли торган күренекле шәхесләр белән кыскача таныштырып үтте.Шулай ук без драматург,”татар тетрының атасы”, театр һәм җәмәгать эшлеклесе, татар театрын оештыручыларның берсе Г.Камал турында сөйләгәндә, аның шәхси әйберләре белән танышканда, тын да алмыйча сөйләүчене тыңладык. Укучылар диварларга эленгән театр артистларын, театрга зур өлеш керткән режиссер һәм язучыларның портретларын күзәттеләр. Алар катнашкан һәм язган әсәрләрне искә алдылар. Икенче якта Г.Тукайның “Шүрәле”,”Исемдә калганнар”,”Пар ат” әсәрләренә иҗат ителгән оригамиларны укучылар исләре китеп карадылар.
Билетлар алгач, без тамаша залына Флорид Бүләковның 2 пәрдәле музыкаль комедиясен “Го!Баламишкин!”ын карарга кердек. Комедиядә күренекле артистлар Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин һ.б.уйнавы тамашачыларның күңелен тиз яулап алды.Комедия барышында, артистларның чыгышын куәтләп, берничә тапкыр алкышлап та алдылар. 1нче пәрдә беткәне сизелми дә үтеп китте.
Тәнәфес вакытында Әнвәр абый Хуҗиәхмәтов Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетына керергә теләүче укучылар белән сөйләште. Ул аларга киңәшләрен бирде. Университетта студентлар чыгара торган “Яшьлек тавышы”,”Болак ярлары” газеталарын таратты.
Тамашачыларга үзенең моңлы җырлары белән таныш булган җырчы Зөбәрҗәттән укучылар автографлар алып, аның белән истәлеккә фотога да төштеләр.
Кабат залларга кереп, комедиянең икенче өлешен карап бетердек. Театр барыбызга да ошады, күңелләрдә якты хисләр калдырды, рәхәтләнеп рухи яктан үсеп, күңелле ял иттек.
Тамашадан соң, безгә зур бүләк ясаганы өчен укучылар һәм укытучылар Әнвәр Нуриәхмәтовичка зур рәхмәтләрен белдерделәр.Ул балаларга “тагын көтеп калам, кабат килегез”дип калса, укучылар исә, тагын күрешергә вәгъдәләр биреп саубуллаштылар. Автобусларга утырып, кичке Казанны күзәтә-күзәтә, без туган ягыбызга юл алдык.
К списку новостей
















