Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Иске Рәҗәп мәктәбендә тел һәм әдәбият бәйрәме
Опубликовано: 02.11.2013
Изге туфрак...Моннан күпме кеше үткән, ничә гасырлар буена нинди генә кешеләр яшәмәгән монда? Туган җир аларның барысын да хәтерли, тарих хәтерли. Тарих югалмаска тиеш. Халык хәтере – мәңгелек. Бу мирасны төпләп, җыеп баручы шагыйрьләр, язучылар, журналистлар – безнең авылдашларыбыз: Сәмигулла Хәйретдинов, Камил Сәгъдәтшин язмалары аша киләчәк буыннар да үз җирләренең әдәби-мәдәни мирасын белерләр.
Авылның һәр агачы, һәр ташы, һәр кошы безгә якын, газиз һәм изге. Кеше үзенең туган илен, туган җирен, нигезен мәңге күңелендә йөртә, төшләрендә күрә, сагына, моңлана.
Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тулы көзге матур бер көндә авылыбызга язучылар, шагыйрьләр, журналистлар килде: Татарстан Язучылар Союзы берлегенең беренче урынбасары шагыйрь Рәмис Әймәт, шагыйрь Рифат Җамал, “Сүз” нәшрияте җитәкчесе, Татарстан язучылар берлегеннән язучы Шаһинур Мостафин, язучы Нурислам Хәсәнов, авылдашыбыз, журналист, бик күп шигырьләр, җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин. Шулай ук әлеге бәйрәмнең кунаклары булып авылдашыбыз, журналист, тарих фәннәре кандидаты мәрхүм Сәмигулла Хәйретдиновың тормыш иптәше Җәүһәрия ханым, Татарстаннан читтә Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендәге 22 нче этнокультур мәктәбеннән укучылары белән бергә директоры Джумаева Мөнирә Мәүлет кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиәхмәтова Рәмзия Рөстәм кызы белән
Сәмигуллина Гүзәл Илдус кызы, район мәгариф бүлеге белгече Гөлназ Галиевна Ходжиева, авыл җирле үзидарә башлыгы Мансур Әсхәт улы Нугаев һәм Чәчәкле, Урта Йорткүл, Антоновка мәктәпләреннән укытучылар һәм укучылар катнашты.
Кешенең уй-хисенә, акылына китапның, аерым алганда, әдәбиятның йогынтысы зур. Кеше күңеленә тәэсир итү турында сүз барганда, табиблар, психологлар кебек үк, язучылар, шагыйрьләр дә читтә кала алмыйлар. Шул максатны күздә тотып, китап укучыларның күңеленә керү өчен килгәннәр дә инде алар. Мәктәпнең актлар залы укучылар белән шыгрым тулган. Алар тере язучыларны күрергә, аларның тавышын ишетергә җыйналганнар. Димәк, татар әдәбияты белән кызыксыну бар, татар теленең, татар милләтенең киләчәге бар дигән сүз.
Мондый очрашулар ул һәр җирдә, һәрвакыт тел һәм әдәбият бәйрәменә әверелә.
Килгән шагыйрьләр, язучылар үзләренең әсәрләреннән өзекләр укыдылар, тормышларындагы кызыклы фактларга тукталып, балачак, үсмер елларын искә алдылар. Китапларын Димитровград шәһәреннән килгән кунакларга, район мәгариф бүлегенә, авыл һәм мәктәп китапханәсенә бүләк иттеләр.
Бәйрәм кичәсенең программасы эчтәлекле, матур итеп төзелеп, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды.
Авыл китапханәсе мөдире Флера Хәйретдинова яңа китапларның кайтуын, укучыларның аларны яратып укуларын әйтте.
Балаларның күңелендә әлеге очрашу тирән уелып калды. Ул бик тәэсирле, файдалы, мавыктыргыч үтте. Килгән кунаклар белән укучылар һәм укытучылар фотога төштеләр. Соңыннан Сәмигулла Хәйретдинов каберенә зиярәт кылу булды.
Бу матур шигырь бәйрәмен оештырганнары өчен Татарстан Язучылар берлегенә, бигрәк тә Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшинга, район мәгариф бүлеге белгече Гөлназ Галиевна Ходжиевага, авыл җирле үзидарә башлыгы Нугаев Мансур Әсхәт улына, Иске Рәҗәп мәктәбенең укытучылары һәм укучыларына зур рәхмәт әйтәсе килә.
К списку новостей
















