Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Укытучылар көне
Опубликовано: 05.10.2013Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Зур хезмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да хезмәт ул укытучы эше. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшеричә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып- куанып яшәсәгез иде.
Яшәгән һәр көнең,
Эшләгән һәр эшең
Сузылыр якты нур булып.
Сайлаган юлыңа,
Гомерең буена
Рәхмәтләр өелсен тау булып!
К списку новостей
















