Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Өлкәннәр көне.
Опубликовано: 01.10.20131 нче октябрь өлкәннәр көне. Өлкәннәр көненә алдан әзерләндек. Һәр класста да тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 4 нче класс укучылары өлкәннәрне котлап открыткалар ясадылар. Бәйрәмгә “Чакыру” кәгазьләре тапшырылды. Өлкәннәргә багышлап презентация әзерләнде. Тимур командасы өлкән яшьтәге әби-бабайларга ярдәм итте. Урам буйларын себерделәр, бакча эшләрендә катнаштылар, утыннарын өештеләр.Мәктәп укучылары мәдәният йортында, авылдагы өлкән яшьтәге әби-бабайлар алдында чыгыш ясадылар.
Үзебезнең мәктәпкә күп еллардан бирле укытучылар, техник хезмәткәрләр булып эшләүче өлкән яшьтәге абый-апаларны, әби-бабайларны бәйрәмгә чакырдык. Мәктәп директоры Әнисә Нуретдиновна өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте, аларга иң изге теләкләрен теләде, өлкәннәргә багышлап шигырь сөйләде. Шулай ук үзе дә шушы мәктәптә күп еллардан бирле балаларга тирән белем биргән, ветеран укытучы Хәмидуллина Гөлфия Салиховна үзенең яраткан җырын башкарды. 1-10 нчы класс укучыларының җыр-биюләре барсының да күңеленә хуш килде.
Соңыннан кунакларны чәй табыны янында тәмле бәлешләр белән сыйладык . Өлкәннәребез шатланышып , рәхмәтләр әйтеп өйләренә таралдылар.
К списку новостей
















