Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Белем бәйрәме.
Опубликовано: 02.09.2013Белем бәйрәме.
Балалар кайта мәктәпкә,
Хушлашып Җәйләр белән.
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
Кулларга аллы-гөлле букетлар тоткан балалар, мөгаллимнәр мәктәпкә, “Белем бәйрәме”нә ашыга. Мәктәп яңа уку елына күптәннән әзер. Җәй дәвамында укытучылар көче белән кабинетларда буяу эшләре башкарылды, мәктәп янында укучылар матур чәчәкләр үстерделәр. Куелган хезмәт бушка булмады. Мәктәбебез һәм мәктәп яны тәҗрибә мәйданы район буенча яхшылардан саналып, мактауга лаек булды. Шушындый күтәренке рух ел буена җитәр мөгаен. Бәйрәмне беренче сыйныфлар ачып җибәрде. Мәктәп директоры Әнисә Нуретдиновна укучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны, авылдашларны “Белем бәйрәме” белән тәбрикләде. Бәйрәмдә районның мәшггульлек үзәге җитәкчесе Әхмәтҗанов Газизулла Нурулла улы, Гәлимов Рамил хәзрәт катнашты. Белем бәйрәме бик күңелле үтте.
К списку новостей
















