Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Бөек җиңүне каршылап!
Опубликовано: 06.05.2013Бөек Җиңүнең 68 еллыгын каршылап мәктәптә зур эшләр башкарылды. Башлангыч сыйныф укучылары сугыш ветераннарына үз куллары белән чәчәкләр, открыткалар, 9нчы сыйныф укучылары һәйкәлгә кую өчен веноклар ясадылар.
Сугыш ветераны, мәктәбебезнең музей җитәкчесе Зиннәт Гизатуллович укучылар өчен музейда “9 май –Җиңү көне” нә багышлап музейда экскурсияләр оештырды.
Бөек Ватан сугышына Татарстаннан 700 мөң кеше, ә безнең Иске Рәҗәп авылыннан 576 кеше сугышка алына, шулар арасыннан 7 се хатын-кызлар. Сугыш кырларында Татарстаннан 350 мең кеше, ә безнең Иске Рәҗәп авылыннан 272 кеше сугыш кырларында һәлак була Бу сугышта 182 ата-ана баласын югалта, 205 хатын тол кала, 404 бала әтиләрен бөтенләйгә югалта. Шулар арасыннан хәбәрсез югалганнар да шактый. . Туган илебезнең бик күп уллары һәм кызлары киләчәк буыннарның бәхетле тормышы, җир шарының тынычлыгы өчен гомерләрен биргәннәр.Татарстанда оештырылган 7 укчы һәм 2 авиация дивизиясе данлы сугыш юлы уза. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышының дәһшәтле яуларында Мәскәүне, Ленинградны саклауда, Сталинград һәм Курск сугышларында, Днепрны кичүдә, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Безнең авылдан нибары 26 кеше инвалид булып, 128 кеше яраланып сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп кайткан. Алар зур хөрмәткә лаек.
Дан сезгә, Бөек Җиңүне
Яулаган каһарманнар!
Онытылмас сезнең батырлык,
Дан сезгә, ветераннар!
К списку новостей
















