Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Йомгаклау кичәсе
Опубликовано: 05.04.20135 нче апрель көнне математика укытучысы Равилә Мингәрәй кызы Хәмидуллина “Тамчы шоу” уены үткәрде. “Математика буенча белемнәр хәзерге вакытта һәрбер культуралы кешегә зарур. Һәм шуның өчен әгәр син зур тормышта катнашасың килә икән, хәзерге мөмкинлекләр булганда, математика дәресендә укытучы биргән белемнәрне башыгызга тутырыгыз. Аннан соң ул сезгә алдагы тормышыгызда һәм эшегездә зур ярдәм итәр”,-дип “Тамчы шоу” уены башланып китте. Уенда 7-11 сыйныф укучылары арасыннан ике команда тцзелде. Кызлар командасы “Энергия”, егетләр командасы “Пифагор” исемнәре астында ярыштылар. Уен 9 турда үтте. 1 нче “Сорау миннән, җавап сездән!” турында һәр командага сораулар бирелде. Уенчылар сорауларга дөрес җавап бирсәләр шулкадәр очко алдылар.
“Сез игътибарлымы? турында рәсемнәр күрсәтелде һәм соңыннан бу рәсемнәр буенча сорау бирелде.
3 нче “Көче булган берне, белеме булган меңне егар” турында математик мәсьәләләр чиштеләр. 4 тур“Безнең сөйлисе килә”дип аталды. Монда башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Аларның чыгышыннан командалар сүз нәрсә турында барганын ачыкладылар. 5 нче тур “Фикер гимнастикасы” дип аталды. Бу турда капитаннар ярышты. Сорауларга “әйе”, “юк” рәвешендә алар җавап бирделәр. “Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге” исемле турда саннар кергән мәкальләрнең башы әйтелде ахырын уенда катнашучылар әйтеп бетерде. “Ныклы сүзтезмә” уенында математикадан, физикадан, информатикадан киң кулланыла торган сүзтезмәләрнең беренче өлеше бирелде, икенче өлешен командалар үзләре әйтеп бетерделәр. 8 нче тур - “Булсаң зирәк, әйт тизрәк” дип аталды. Монда “тригонометрия”сүзеннән укучылар сүзләр төзеделәр. “Әкият карарга яратабыз” дигән турда укучылар “Шалкан” әкиятен карап физик күренешне физик телдә аңлатып бирделәр. Хөкемдарлар уенга нәтиҗә ясаганда Лилия Минсафина “Математика моя” җырын башкарды. Ниһаять, хөкемдарлар нәтиҗә чыгардылар: “Энергия” командасы 65,5 балл, ә “Пифагор”-69,5 балл җыеп җиңүче булды. “Тамчы шоу” уены бик күңелле үтте.
К списку новостей
















