• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Спасский
  • Школы
  • МБОУ "Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36
Телефон: +7(843)-473-32-78
E-Mail: Sisr.Sps@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Иске Рязяпская СОШ"
Руководитель: Файзиев Ильнур Гаммарович
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 22 обучающихся
У нас учат: 17 педагогов

Новости Иске-Рязяпской СОШ

Яратып уйнала торган уен

Опубликовано: 28.02.2011

  

     Кеше һәрдаим үзенең сәламәтлеге өстендә эшләргә тиеш. Кем нинди дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнүен һәм сәламәтлеген кайгыртып яши икәнлеген без елда үткәрелә торган хәрби-патриотик айлык  вакытында моны бик ачык күрәбез.  Егетләр һәм кызлар үзләренең ни дәрәҗәдә  хәрби уеннарны үзләштерүләрен дә күрсәтәләр.“Аҗаган” уенын  без аеруча көтеп алабыз. Уен үтәсе көн салкын булу сәбәпле, беразга уеныбыз кичектерелгән иде Ниһаять, ул көн килеп җитте. Аның максаты җәмгыятькә һәм үз халкыңа хезмәт итәргә әзер кешеләр тәрбияләү иде. Башта барлык укучылар үзләрен шугалакта ничек, ни дәрәҗәдә  тимераякта шуа алуларын күрсәттеләр. 300 метр аралыкны вакытка шуып узу буенча башлангыч сыйныфлар арасында Вилданова Ландыш, Нуруллин Рәфис, 5-8 сыйныфлар арасында Җиһаншина Гөлназ, Заһитов Ранис, 9-11 сыйныфлардан Зиятдинов Алмаз һәм Минсафина Лилияләргә тиңнәр булмады. Шугалактан соң  укучылар чаңгыларга басты. Чаңгы ярышында 1-4 сыйныфлар арасында Зиятдинова Гүзәлия, Исламов Илфат, 5-8 сыйныфтан Сәлимов Илнар, Шаһиева Гөлия, 9-11 сыйныфлардан Хәбибуллин Зөлфәт һәм Габделбәрова Лилияләр беренчелекне яуладылар. Урамда тимераякта һәм чаңгыда шусак, безне спортзалда бик мавыктыргыч уеннар көтә иде. Монда Арсенал, Спартак һәм Рубин командалары 11 этаптан торган комбинацияле эстафетада көч сынаштылар. Командаларның киемнәре дә үзенчәлекле иде. Арсенал командасы десантчылар, Спартак – диңгезчеләр, ә Рубин- чит сакчылары киемнәреннән  иделәр. Һәр команда да гер күтәрү, турникта тартылу, пистолеттан ату, противогаз киеп йөгерү, автомат сүтеп-җыю, арканга менү, кәрзингә туп кертү, гимнастик бүрәнәдә йөрү кебек уеннарны оста итеп башкардылар. Озак кына көч сынашканнан соң, 1 урынны “Арсенал” командасы алды, 2 урынны “Спартак” һәм “Рубин” командалары бүлеште. Без уеннан барыбыз да канәгать булып таралыштык.

 

Ибраһимов Нәфис,

10 нчы сыйныф укучысы

 

 

                                                                                                                                                                                                        

 



К списку новостей